Торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә субсидия кемнәргә тиеш?

Коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарның иң югары чиген киметергә мөмкиннәр. Сүз халыкка субсидия билгеләгәндә кулланыла торган күрсәткеч турында бара. Хәзер Татарстанда, мәсәлән, мондый ярдәмгә коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Дәүләт Думасы депутатлары исә әлеге чикне 10 процентка кадәр төшермәкче.

Дөрес, яңалык һәркемгә дә бер үк дәрәҗәдә кагылмый. Дәүләт Думасы комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов хәбәр итүенчә, иң беренче чиратта пенсионерларны һәм күпбалалы гаиләләрне кайгыртырга кирәк. Нәкъ менә аларга иң югары чикне 10 процентка кадәр төшерергә тәкъдим иткәннәр дә инде. «Гомумән, ил халкы өчен коммуналь хезмәтләргә киткән чыгымнар айлык керемнең 15 процентыннан да артмаска тиеш», – дигән депутат. Закон проекты тикшерү уза.

Рәсми мәгълүматларга караганда, былтыр ил халкының ТКХ өчен киткән чыгымнары 8,7 процентка арткан. Бу – рекордлы сан. Узган ел, ут һәм су кебек, өйдәге уңайлыклар өчен 833 миллиард сумнан да күбрәк акча тотканбыз.

– Чагыштыру өчен, узган ел ил күләмендә реаль хезмәт хакы уртача 8 процентка арткан. Әле анысы да бөтен тармакта да бер үк дәрәҗәдә түгел, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Дөрес, Татарстанда хәлләр әйбәтрәк кебек. Без уртача хезмәт хакы күрсәткече буенча Идел буе федераль округында да беренче урында торабыз. Былтыр республикада реаль хезмәт хакы 13 процентка арткан. Тик ярдәмнең артыгы юк.

Федераль таләпләр нигезендә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә киткән чыгымнарның иң югары чиге 22 процент дәрәҗәсендә билгеләнгән. Ягъни ул әнә шул чиктән узып китә алмый. Төбәкләр исә аны үзләре кимрәк итеп билгели ала. Мәсәлән, Мәскәү халкы өчен ул – 10 процент, Санкт-Петербургта яшәүчеләргә 14 процент тәшкил итә.

Субсидия кемгә тиеш?

Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки дәүләт порталы аша гариза җибәрергә кирәк. Ул ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырасы булачак. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрсәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә – 17 квадрат метр, бер түбә астында дүрт кеше яшәсә, 14 квадрат метр тәшкил итә. Истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.

(Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәреннән)

 


Фикер өстәү