Такер Карлсон Владимир Путиннан интервью алачагы турында белдергән

Америка журналисты Такер Карлсон озакламый Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алачагы турында белдергән. Бу хакта ул кичә “X” (элекке “Твиттер”) социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр иткән.

“Бүген без Мәскәүдә. Россия Президенты Владимир Путин белән интервью алу өчен килдек. Тиздән без бу эшне башкарачакбыз”, – дигән журналист үзенең видеомөрәҗәгатендә.
Карлсон әйтүенчә, дәүләт башлыгы белән әңгәмә коруның төп сәбәбе – америкалыларның Россиядә һәм Украинадагы хәлләрне белмәве.
Журналист сүзләренә караганда, “X” хуҗасы Илон Маск Владимир Путин белән интервьюны “япмаска” вәгъдә иткән. Аның әйтүенчә, Россия Президенты белән әңгәмә монтажланмыйча гына күрсәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: Американың танылган журналистын 4 февральдә Мәскәүдә Зур театрда күргәннәр. “Fox News” телеканалы 2023 елның апрелендә аның белән хезмәттәшлекне туктатуы турында белдерде. Моңа кадәр Карлсон АКШ хөкүмәтен һәр эфиры саен диярлек бик нык тәнкыйтьләде. “RT” телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян Такерның Россия Президентыннан интервью алуны соравын хәбәр иткән иде. Карлсон берничә айдан соң АКШ хакимиятләренең Путин белән әңгәмә кору планын өзгәнлеген белдерде.
Бүген Американың “Newsweek” басмасы «Fox News”ның элекке алып баручысы Карлсонның Путиннан инде интервью алганлыгы турында хәбәр иткән.


Фикер өстәү