Путинның Такер Карлсонга биргән интервьюсын 60 миллионнан артык кеше караган

Россия Президенты Владимир Путинның Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсын  1 миллиардка якын кеше караган. Бу хакта «Россия 1» каналында «Вечер с Владимиром Соловьевым» тапшыруында «Россия сегодня» медиатөркеменең баш мөхәррире Маргарита Симоньян хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу сан төрле телләрдәге чыганакларны кушып саналган.

«Бу сан якынча миллиард дип мин сезне ышандыра алам. Журналистика тарихында мондый интервью беркайчан да булмаган», – дигән мөхәррир.

Х социаль челтәрендә генә дә журналистның сайтын һәм төрле телләрдәге ресурсларны исәпкә алмаганда, 180 миллион карау җыелган.

Симоньян сүзләренчә, хәтта АКШ халкы да бу интервьюны тарихи дип санаган.

Путинның Америка журналистына биргән интервьюсы ике сәгатьтән артык дәвам итте. Дмитрий Песков сүзләренчә, Такер Карлсон Владимир Путиннан интервью алуны үзе тәкъдим иткән.


Фикер өстәү