Дмитрий Песков кичә Владимир Путинның Карлсонга интервью биргәнлеген раслаган

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков кичә Америка журналисты Такер Карлсонның Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алганлыгын раслаган. Бу хакта “ТАСС” яза.

“Әйе, бу хәлне (интервью бирүне) раслый алам. Әзер булуга карап чыгачак”, – дигән Песков.

Кремльнең рәсми вәкиле билгеләп үткәнчә, Карлсон интервьюны бастырырга әзер булгач чыгачак ул. Шул ук вакытта Песков әйтүенчә, “Fox News” телеканалының элекке алып баручысы Россия ягында түгел, ләкин аның фикере Көнбатыштагы журналистларныкыннан аерыла. Аның басым ясап әйтүенчә, соңгы ике елда Көнбатышның массакүләм мәгълүмат чаралары берничә тапкыр Путиннан интервью алуны сораган. Әмма аларның гаделсезлекләре сәбәпле гозерләрен үтәүдән баш тартырга туры килгән.

Шул ук вакытта Песков, имештер, әңгәмәнең стенограммасыннан өзекләрнең пәйда булуы турындагы хәбәрләрне, чын мәгънәсендә фейк, дип атаган.


Фикер өстәү