Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алган Америка журналисты Такер Карлсон: «Килешәсездерме-юкмы, сезгә тәкъдим ителәчәк әңгәмә безгә бик ихлас булып тоелды», – дип белдергән. Бу хакта «Российская газета» басмасы яза.
Билгеле булаганча, әңгәмә 9 февральгә каршы төндә басылды. Аны интернетта 60 миллионнан артык тапкыр караганнар инде.
Такер Карлсон инервьюдан соң хис-кичерешләре белән дә уртаклашкан. Ул Владимир Путинны ике сәгатькә якын көтүен, тагын шул кадәр үк вакыт аралашуын әйткән. Журналист әңгәмәне «ихластан фикер белдерү” итеп кабул итәргә киңәш иткән.
– Килешәсездерме-юкмы, сезгә тәкъдим ителәчәк әңгәмә безгә бик ихлас булып тоелды, – дигән Такер Карлсон.
Әңгәмәнең асылын аңлап бетерү өчен үзенә бер еллап вакыт кирәк булачагын да әйткән Такер Карлсон.