Россия Президенты Владимир Путин Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсында АКШ президенты Джо Байден белән соңгы тапкыр кайчан сөйләшкәнен хәтерләмәвен әйткән. Әлеге әңгәмә Кремль сайтында бар.
Такер Карлсон кабаттан: «Хәтерләмисезме?» – дип сорагач, Илбашы: «Юк, ә ник, мин бөтен нәрсәне дә хәтерләргә тиешме әллә? Минем үз эшләрем дә җитәрлек. Безнең эчке сәясәткә бәйле эшләребез дә бар», – дип җавап биргән.
Фикерен дәвам иттереп, Байден белән соңгы тапкыр махсус хәрби операция башланганчы сөйләшүен белдергән.
– Сүз уңаеннан, аңа шул вакытта ук әйттем – нечкәлекләргә артык бирелеп тормыйк, мин беркайчан да алай эшләмим – Россияне читкә этәреп, Украинада барган хәлләргә теләктәшлек күрсәтеп, сез тарихи масштабтагы бик зур ялгыш ясыйсыз, дидем, – дигән Владимир Путин.
Илбашы журналистка әлеге сөйләшүнең эчтәлеген тәгаенрәк Джо Байденның үзеннән сорарга да киңәш иткән. «Сезгә моны эшләү җиңелрәк булачак, сез Америка Кушма Штатлары гражданины бит», – дигән Владимир Путин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat