“Путин белән әңгәмә – Көнбатышның мәгълүмат блокадасын өзү”

Россия Президенты Владимир Путинның Америка журналисты Такер Карлсон белән әңгәмәсе Көнбатышның мәгълүмат блокадасын өзүгә әйләнде. Франциянең “Патриотлар” партиясе башлыгы Флориан Филиппо “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Ул, дөньяның Украина низагына бәйле үзгә тавышны ишетә алуы кирәк, дип билгеләп үткән. Аның сүзләренә караганда, НАТОны гына тыңлау өченче Бөтендөнья сугышына китерәчәк, чөнки Көнбатышта ничек кенә булса да Украинага иксез-чиксез ярдәм итүгә өндәүләрне генә ишетергә мөмкин.

Филиппо, Россия Президентының Америка журналисты белән әңгәмәсенә аңлатма биреп, Киевның җиңә алмавы ачык, шуңа күрә Путин биргән интервью бик мөһим, дип билгеләп үткән. Ә инде әңгәмәнең озын булуы (2 сәгатьтән артыгракка сузылган) анда күтәрелгән темаларны тирәнтен ачу мөмкинлеге бирде, дип өстәгән партия башлыгы.
“Путин дөресен сөйләде, аны тыңлау бик кызык булды. Ул Такер Карлсон биргән сорауларның һәммәсенә төгәл һәм ачык итеп җавап бирде”, – дигән Филиппо.
Шул ук вакытта француз сәясәтчесе Карлсонны кыю кеше һәм чын мәгънәсендә профессионал буларак санавын искәрткән.


Фикер өстәү