Владимир Путин Зеленский белән сөйләшүе турында: «Володя, нишлисең соң син?»

Россия Президенты Владимир Путин АКШ журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсында Украина башлыгы Владимир Зеленский белән неонацизм турында сөйләшүе турында әйтте. Әлеге әңгәмә Кремль сайтында бар.

Владимир Путин фикеренчә, хакимияткә килгәч, Украина Президенты Владимир Зеленский «ике нәрсәне аңлаган» – неонацистлар һәм националистлар белән бәхәсләшмәвең хәерлерәк, чөнки алар агрессив та, бик актив та, шуңа күрә «алардан теләсә нәрсә көтәргә мөмкин», һәм АКШ җитәкчелегендәге Көнбатыш «Россиягә каршы көрәшүчеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торачак», чөнки үзләренә шулай отышлырак.

– Үз халкына Украинадагы сугышларны туктатырга вәгъдә итүенә карамастан, ул үз позициясен алды да инде, – дигән Россия Президенты Зеленский турында.

Илбашы Украинадагы хезмәттәше белән неонацизм турында сөйләшүе турында да әйтте. Аның сүзләренә караганда, Зеленскийның бабасы фашистлар һәм неонацистларга каршы көрәшкән.

– Мин аннан: «Володя, нишлисең соң син?», – дип сорадым, – дип ул вакыттагы сөйләшүен искә ала Владимир Путин.

Неонацистларга ни өчен ярдәм итүен дә сораган Илбашы. Тик: «Аның миңа ни дип җавап биргәнен әйтмим», – дип кенә чикләнгән әңгәмә барышында Владимир Путин.

 


Фикер өстәү