Такер Карлсон Владимир Путиннан алган интервьюсын кайчан дөньяга чыгарачагын әйткән

Карлсонның Путин белән әңгәмәсе 9 февральгә каршы төндә бастырылачак.

“Fox News” телеканалының элекке алып баручысы Такер Карлсонның Россия Президенты Владимир Путиннан алган интервьюсы 9 февральдә Мәскәү вакыты белән 02.00 сәгатьтә дөнья күрәчәк. Бу хакта журналист “Instagram” социаль челтәрендәге (Россиядә, экстремистлык челтәр дип танылуы сәбәпле, тыелган социаль челтәр) сәхифәсендә белдергән. Бу хакта “Lenta.ru” яза.
Кичә “Пул № 3” телеграм-каналы да бу хакта хәбәр иткән, ләкин әңгәмәнең рәсми анонсы хәзер генә пәйда булган. Карлсон вәгъдә иткәнчә, Россия лидеры белән әңгәмә журналистның сайтында һәм «X” (элекке Twitter) социаль челтәрендә монтажланмыйча гына бастырылачак. Теләгендә булган барча кеше аны бушлай карый алачак, дигән ул.


Фикер өстәү