АКШның Россиягә каршы кайчан сугыш ачарга җыенуын әйткәннәр

АКШ президенты Джо Байден администрациясе 2024 елда Россиягә каршы киң колачлы сугыш ачарга мөмкин. Американың танылган журналисты Такер Карлсон радиотапшырулар алып баручы Адам Королла белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Алар Россиягә каршы сугыш башлап җибәрергә җыена. АКШ белән Россия арасында сугыш киләсе елда булырга мөмкин. Без җиңәрбез, дип уйламыйм, әмма монысы – икенче мәсьәлә инде”, – дигән ул. Шул ук вакытта ул моның сәяси чара булачагын: Байденга президент сайлавында җиңү өчен, барлык вәкаләтләрне дәхшәтле вакытта үз кулында туплау калу максатында, хәрби хәрәкәтләр кирәк булуын аңлаткан.
АКШның эчке сәясәтенә җинаятьчелекнең бик нык үтеп керүе Америкада хакимиятне шул юл белән генә саклап калуга китерергә мөмкин, дигән журналист.

“Россия белән сугыш ничек башланырга мөмкин дисезме? Ракеталар “очраклы гына” Польшага килеп төшәчәк. Без исә, бу җәһәттән Россияне гаепләп, аңа каршы сугыш башлаячакбыз”, – дип билгеләп үткән Карлсон.

Аның фикеренчә, хәзер Вашингтон тынычлык урнаштыруга сәләтле бердәнбер ил булып тора, чөнки Украина армиясе аның ярдәменнән башка яши алмый.


Фикер өстәү