Кабер газабы сәбәпләре

* Факыйһ радыяллаһу ганһе болай дип әйткән: «Бер кеше кабер газабыннан котылырга теләсә, аңа дүрт төрле нәрсәне үтәү һәм дүрт нәрсәдән саклану лязем (тиеш) булыр. Тиешле булган дүрт нәрсә: намазларны уку, сәдаканы бирү, Коръән уку, тәсбихләрне күп кылу, чөнки бу нәрсәләр каберне яктырта һәм киң кыла. Әмма кабер газабыннан саклана торган дүрт нәрсә: ялган, хыянәт, сүз йөртү һәм бәвелдер».

* Дөреслектә, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Бәвелдән (сидектән) сакланыгыз, чөнки кабер газабының күбесе бәвелдән сакланмаганнандыр». Шулай ук пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезгә дүрт нәрсәне мәкруһ кылды: намазда буш эш, Коръән укыганда уйнау, уразада яман сүз сөйләү, кабер янында көлү».

* Мөхәммәд бине Сәмәктән риваять ителгән: Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм зиратка караган һәм: «Бу кабернең тик торуы сезне алдамасын. Ни гаҗәп, ул каберләрдә кайгылылар күп булды. Янә сезне каберләрнең тигезлеге алдамасын, ни гаҗәп, ул кабердәге кешеләрнең бер-берсеннән аерылуы каты булды. Акыллы кешегә кабергә кергәнче үк, каберне күп итеп зикер кылу тиешледер, – диде».

(«Тәнбиһүл гафилин» китабыннан)

Фото: https://kazan-journal.ru/news/kazan-i-kazantsyi/pamyat-kamennoy-vyazi


Фикер өстәү