Хыянәт: никах яңарту кирәкме?

Cоңгы арада хыянәт белән бәйле аяныч очраклар турында еш ишетергә туры килә. Социаль челтәрләрдә дә бу уңайдан киңәш сорап язучылар шактый. Нигездә, хатын-кызлар ирләренең хыянәтеннән зарланып, киңәш сорый. Гомергә бергә булырга вәгъдәләшкән парлар арасына ник хыянәт үтеп керә? Бу юлга аяк баскан кешене нинди җәза көтә? «Тәүбә» мәчетендә хезмәт итүче Артур хәзрәт Габдуллин белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез.

– Артур хәзрәт, иң элек ислам диненең хыянәткә мөнәсәбәтен беләсе килә.

– Ислам динендә хыянәт – иң зур гөнаһларның берсе санала. Насыйп ярын һәркем үзе сайлап ала. Аны беркем гаилә корырга мәҗбүр итми. Ул үзе теләп, тормышын шушы кеше белән бәйли. Киләчәктә син ничек инде шушы үзең сайлаган кешегә хыянәт итә аласың?! Бөтенләй акылга сыймый торган хәл бу.

– Хәзерге җәмгыятьтә хыянәткә карата шундый сәеррәк караш яши: ирләрнең хатынына хыянәт итүен акларга тырышалар. Аларның табигате шундый, янәсе. Хатын-кыз хыянәт итсә, чаң сугып, яшәрлеген калдырмыйлар. Хыянәтне болай ир-ат һәм хатын-кызныкына бүлеп карау дөресме? Алар икесе бер үк дәрәҗәдә гөнаһлыдыр бит?

Бүген без социаль челтәрләр, телевидение, интернет киң таралган заманда яшибез. Безнең яшьләребезне дә хәзер, нигездә, әнә шулар тәрбияли. Анда нәрсә ишетсәләр, шуны башларына сеңдерәләр. Хәтта хәзерге заман җырлары да яшьләрне шушындый азгын күренешләргә этәрә. Мондый шартларда тәрбияләнгән бала киләчәктә бернинди җаваплылык хисе тоеп яши алмаячак. Ирләрнең хыянәт итүе дә менә шундый әдәпсез җәмгыять өчен норма санала. Ә менә акыллы җәмгыятьләрдә бу күренеш норма була алмый. Хыянәтне ир-ат һәм хатын-кызныкына аеру да дөрес түгел, билгеле. Мондый адымга бару  аларның икесе өчен дә бер үк дәрәҗәдәге зур гөнаһ булып санала.

– Ир яки хатын, тормыш иптәшенең хыянәтен кичереп, гаиләне саклап калып, алга таба да бергә булырга карар итсә, алар бу очракта эшне нидән башларга тиеш? Дин буенча хыяннәттән соң яңадан бергә яши башлауның билгеле бер тәртибе бармы?

Ни кызганыч, соңгы вакытта хыянәт мөселман гаиләләрендә дә еш очрый. Гаиләдә ир яки хатын тормыш иптәшенә хыянәт итсә, бу никахны бозмый. Ягъни хыянәт никахны бозмый, хыянәт итүче зур гөнаһ кына кылган була. Бу очракта иң беренче чиратта барын да уртага салып сөйләшеп, хыянәтнең сәбәпләрен ачыкларга тырышырга кирәк. Кемдер хыянәтне кичерә ала. Аерылырга карар кылган кеше – араны өзә. Бу очракта нәрсә эшләргә икәнен кеше фәкать үзе хәл итә. Дин буенча хыянәттән соң яңадан бергә яши башлауның билгеле бер тәртибе юк.

– Хыянәттән соң никах яңарту кирәкме?

Халык телендә андый төшенчә бар. Әмма диндә андый күренеш юк. Никахны ничек яңартып була соң? Ул йә бар, йә юк. Талак әйтеп, гаилә таркалганнан соң яңадан кавышып яши башлаган очракта да никахны, яңарту түгел, яңадан укырга кирәк булачак. Ә хыянәттән соң гаилә ничек бар, шул килеш яшәвен дәвам итә. Әмма ир белән хатын бер нәрсәне истә тотарга тиеш: гаилә тормышында төрле чак була. Әйткәләшеп тә аласың. Әмма аларның һәр икесе – бигрәк тә ир-ат хатынына нинди сүзләр әйткәнен уйларга тиеш. Хатын-кыз да ирен кыздырмасын. Юкса, сүз ара сүз китеп, хатын иренә: «Мин синнән туйдым, бүген үк чыгып китәм», – дип әйтергә мөмкин. Бу очракта ире дә җавапсыз калмыйча: «Бар чыгып кит, мин дә синнән туйдым», – диячәк. Кызганда барысы да әйтелә. Әмма бу – бик куркыныч сүзләр. Никахны юк итү өчен талак дип әйтергә кирәк, дибез. Ләкин ир-ат шушы «чыгып кит» дигән сүзләрне талак мәгънәсендә, шундый теләк белән әйтә икән, шушы сүзләр дә талак әйтүгә тигез булырга мөмкин. Кызган вакытта әйтелгән сүз аркасында, никах юкка чыгып, ир белән хатын үзләре дә белмәстән еллар буе никахсыз яшәргә мөмкин.

– Ир-ат талак әйткәндә, нинди шартлар үтәлергә тиеш?

Талак – Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган гамәле. Шуңа күрә аннан бик сак булырга кирәк. Әгәр ниндидер чиккә җитеп, чыдый алмаган вакытлар барлыкка килә икән, ир-ат хатынына беренче тапкыр «талак» дип әйтә. Рәттән өч тапкыр талак әйтергә кирәк диюләре дөрес түгел. Ир-ат хатынына беренче тапкыр «талак» дип әйткәч, гыйддә вакыты башлана. Ул дүрт ай да ун көн дәвам итә. Хатын-кыз шушы айлар дәвамында көтә башлый. Шушы көткән вакытта аны ире барыбер ашата, киендерә, ярдәм итеп тора. Тиешле вакыт үткәннән соң, аларның никахлары таркала. Әмма шушы дүрт ай ун көн эчендә ир-ат хатыны белән  якынлык кылса, алар кабат гаилә буларак тормышларын дәвам итәләр. Ләкин аларның бер талагы юкка чыккан булып санала. Тагын икәү кала. Ниндидер хәл булып, ир-ат хатынына тагын бер тапкыр «талак» дип әйтсә, кабат дүрт ай да ун көнлек вакыт башлана. Шушы чорда алар тагын якынлык кылып куйсалар, никахларын алга таба  дәвам итәләр. Шушы хәлләрдән соң ир-ат өченче тапкыр да талак дип әйтсә, көтәргә бернинди вакыт бирелми. Гаилә шундук таркала. Бу очракта ир-ат үз хатынын, ул икенче кешегә кияүгә чыгып, аның белән яшәп, якынлык кылып, аерылганнан соң гына кире кайтара ала.

– Ир белән хатын кәгазьдә – рәсми рәвештә аерылган була торып та, ир кеше хатынына талак әйтүдән баш тартса, алар барыбер ир белән хатын булып саналачакмы?

– ЗАГСка барып язылышу, аерылышу да хөкүмәтебез өчен кирәк. Диннең – үз кануннары. Шуңа күрә ир белән хатын кәгазьдә – рәсми рәвештә аерылган була торып та, ир кеше хатынына талак әйтүдән баш тартса, Аллаһы Тәгалә каршында алар барыбер никахлы ир белән хатын булып кала.

Ир белән хатынга Артур хәзрәт Габдуллиннан киңәшләр:

  1. Гаилә тормышы – бик зур хезмәт. Анда ирдән дә, хатыннан да тырышлык сорала. Гаилә ике кул белән түгел, дүрт кул белән төзелә. Акылы булган кешенең үз теләге белән корган гаиләне таркатырга кулы бармый, үзе сайлаган сөйгән ярына да хыянәт итми ул. Акылсыз, җаваплылык тоймаган кеше исә хыянәт дигән бозыклыктан тайчанмый.
  2. Гаилә корып яши башлаган ир белән хатынның икесендә дә җаваплылык хисе булырга тиеш. Әмма бүген ул бик күп парларда юк. Ир-ат 20–25 ел буе башка гаиләдә тәрбияләнгән, кемнеңдер бөтен назын, мәхәббәтен биреп үстергән кызын үзенә хатынлыкка ала. Гаиләдәге әти назын, кадер-хөрмәтне аңа хәзер ире бирергә тиеш. Ир-атның менә шуны аңлап бетерүе зарур. Хатын-кыз да ире алдында җаваплы. Яшәү барышында сиңа иреңнән дә акыллырак, чибәррәк, баерак кешеләр очрарга мөмкин. Әмма син иреңә гомер буе тугры булып яшәргә вәгъдә бирдең. Шуны истән чыгарырга ярамый.
  3. Гомер озынлыгы белән бер-береңнән туясың, шуңа хыянәт итәргә туры килә инде ише сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма гаилә корганда ир-ат та, хатын-кыз да аңларга тиеш: тормыш иптәшен алар үз теләге, үз ихтыяры белән сайлап алдылар. Никах вакытында бер-берсенә гомер буе тугры булырга вәгъдә бирделәр. Әмма гаилә тормышы башлангач, ир-ат та, хатын-кыз да камил булып бетә алмый. Шуңа күрә син шушы кешене сайлагансың икән, аны ничек бар – шул килеш кабул итәргә тиешсең.
  4. Кайчак гаиләгә читләр кереп, ике кеше арасындагы бәхетне болгатып бетерәләр. Аралары таркалып, хыянәт барлыкка килә. Гаилә корып яши башлаганнан соң гаиләнең бәхете – ул шушы ике кешенең генә бәхете. Анда иң якыннар да керергә тиеш түгел. Сезнең нинди бәхетле икәнлекне, нинди проблемаларыгыз барлыгын, бер-берегезгә нинди бүләкләр бирешүегезне беркем дә белмәсен. Юкса, бүген күпләр гаилә тормышын бөтен дөньяга күрсәтергә тырыша. Һәр гамәлен фотога төшереп, социаль челтәрләргә куеп баралар. Исегездә тотыгыз: чит кеше сезнең гаиләгә сокланып түгел, көнләшеп карый. Араларында сезнең тормышны бозарга теләүчеләр дә табылырга мөмкин. Алга таба да шулай яши бирсәгез, явыз ниятле кешеләр, чынлап та, ниятенә ирешеп, арагызны таркатачак. Шуңа күрә бөтен булган бәхетегез ике арада гына калсын.
  5. Башкаларга ирең яки хатыныңнан зарлану, ике арадагы хәлләрне сөйләп бару да – ялгыш гамәл. Ул бер-береңнең гайрәтен үк чигерә ала. Анда инде хыянәткә дә ерак калмаска мөмкин. Аллам сакласын!
  6. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын, диләр. Әгәр ир, дөрестән дә, хатыны янында үзен ир итеп тоя икән, аңа сөйгәне янында бик рәхәт булачак. Гел ирен сүгеп, түбәнсетеп яшәгән хатын яныннан ир-ат качу ягын гына караячак. Ир-ат та хатын-кызның иреннән гел игътибар, хөрмәт көтүен онытмаска тиеш.
  7. Хыянәт ачысы белән күзгә-күз очрашкан кешегә шуны әйтәсем килә. Якын кешеңнең хыянәте белән тормыш тукталмый. Димәк, язмышыңа шулай язылган. Шушы сынауны бары тик сабырлык, түземлек белән генә исән-имин үткәреп җибәрергә кирәк. Аллаһы Тәгалә зур сынаудан соң һәрвакыт җиңеллек бирә. Димәк, бу кеше синең мәхәббәтеңә лаеклы кеше булмаган. Киләчәктә Аллаһы Тәгалә сиңа акыллырак, яхшырак кеше бирәчәк. Шуны истән чыгармагыз!

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү