Күпкә китсә, ит тә зыянлы

Ит – табындагы иң төп ризык. Арабызда аның файдасына ышанып, иткә генә өстенлек бирүчеләр дә, аннан тулысынча баш тартучылар да җитәрлек. Соңгы арада ит, ит ризыклары турында бигрәк тә еш ишетергә туры килә. Ник дигәндә, хәзер күп кенә чирләрнең пәйда булуын да нәкъ менә шушы ит ашауга бәйләп карый башладылар. Бу сүзләрдә ни дәрәҗәдә хаклык бар? Иттән тулысынча баш тарту нәрсәсе белән куркыныч? Табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борһанова иткә бәйле иң төп сорауларга ачыклык кертте.

Итнең файдасы нидә? Итне тулысынча рационнан алып атарга ярамый. Ул тимергә, В12 витаминына бай. Ит бик яхшы аксым чыганагы да булып тора. Шуңа күрә анемиядән интеккән, кандагы ферритин дәрәҗәсе түбән булган, организмы В12 витаминына кытлык кичергән кешеләргә иттән өзелмәскә киңәш ителә.

Итнең зыяны бармы? Күптән түгел Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы кызыл ит белән ит продуктларын яман шеш китереп чыгару ихтималы булган канцерогеннар рәтенә кертте. Алар иң беренче чиратта эчәк яман шеше килеп чыгу куркынычын арттыра. Кызыл ит дигәндә сыер, тана, сарык ите күздә тотыла. Казылык, сосиска, ветчина кебек ит продуктлары бик зыянлы. Алар составында кызыл ит булу аркасында гына түгел, сәламәтлек өчен зыянлы ысуллар ярдәмендә ясалулары белән дә зарарлы. Шуңа күрә аларны бөтенләй ашамау хәерле.

Ит ашауның атналык нормасы нинди? Хәзерге вакытта атнасына ике тапкыр 70әр грамм кызыл ит ашарга киңәш ителә. Күркә, тавык ите кебек ак итне көн саен ашасаң да зыяны юк.

Иттән тулысынча баш тарту нәрсәсе белән куркыныч? Ак иттән тулысынча баш тартырга киңәш итмәс идем. Әмма аннан баш тарткан очракта организмга аксым башка төр ризык – балык, сөт, йомырка, кузаклылар аша керергә тиеш. Юкса организм хәлсезләнәчәк. Кеше кибеттән сатып алынган иттән баш тартса, ул, киресенчә, организмда уңай үзгәрешләр дә сизәргә мөмкин. Кызыл иттән баш тартуның да уңай ягы бар. Аны ашамаган кеше яман шеш, бигрәк тә эчәк яман шеше килеп чыгу куркынычын киметә.

Кемнәргә ит ашарга киңәш ителми? Буыннарга тоз утырудан интеккән кешеләргә кызыл итне дә, агын да мөмкин кадәр азрак ашарга, яки гомумән баш тартырга киңәш ителә. Әлеге авыру вакытында бәвел кислотасы күләме арта, ул мускулларга җыелырга, борчырга мөмкин. Бәвел сыекчасы пурина дигән матдә тәэсирендә пәйда була. Пурина исә ит ашагач бүленеп чыга. Бөере начар эшләгән кешеләргә дә итне азрак ашарга кирәк. Гемодиализ вакытында, киресенчә, итне мөмкин кадәр күбрәк ашарга киңәш ителә. Ник дигәндә, андый чакта кешегә аксымга бай ризыклар ашарга кирәк. Ә ит, әйткәнемчә – иң яхшы аксым чыганагы. Балык, тавык итендә фосфор күп. Ул «ясалма бөер»гә начар тәэсир итә. Шуңа күрә гемодиализдагы кешеләргә мондый төр иттән бөтенләй баш тарту хәерле.

Итне нинди төр ризыклар белән бергә ашау яхшырак? Итне клетчаткага бай яшелчәләр белән бергә ашау файдалы. Ник дигәндә, клетчатка аксымны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Алардагы фолий кислотасы, С витамины исә тимерне яхшырак сеңдерә. Бер порция ит янына ике тапкыр күбрәк яшелчә салынган булса әйбәт.

Коронавирус ит аша йога аламы? Юк, бу имеш-мимешләр фәнни яктан исбатланмаган. Дөрес, чи ит аша организмга төрле паразитлар эләгергә мөмкин. Шуңа күрә ул термик эшкәртелергә тиеш.

Шашлык яман шеш китереп чыгара, диюләре дөресме? Әйе, бик мөмкин. Әгәр кеше әледән-әле шашлык ашап торса, өстәвенә ул әле кызыл иттән дә ясалган булса, яман шеш килеп чыгу ихтималы бермә-бер арта. Шашлыкның кетердәп торган тышчасы аеруча куркыныч. Аның составында хасил булган матдәләр, бердән, организмны иртә картайта. Шул ук вакытта алар яман шеш килеп чыгу куркынычын да бермә-бер арттыра. Шуңа күрә шашлык пешергәндә аны кетердәп торыр дәрәҗәгә җиткәнче уттан алу хәерле.

Бу кызык!

* Ит ашау сөякләрне ныгыта. Аны үз итүчеләр арасында остеопороз, сколиоз очраклары сирәгрәк очрый. Сөяк сыну куркынычы да 69 процентка кими. АКШ галимнәре күпсанлы тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә белгечләр климакс чорына аяк баскан хатын-кызларга да күбрәк ит ашарга киңәш итә. Билгеле булганча, андый чакта, гүзәл затларның организмындагы гормональ фон тамырдан үзгәрә. Шул рәвешле сөякләрнең ныклыгы да кими.

* Кош ите, бигрәк тә аның бот һәм балтыр өлешләре иң аз калорияле ит санала. Шуңа да карамастан, аларны ашагач, шунда ук туклык хисе пәйда була. Кешенең алдагы 3–4 сәгатьтә бөтенләй тамагы ачмаска да мөмкин. Ашауга булган ихтыяҗ 10–15 процентка кими. Шуңа күрә ябыгырга уйлаган кешегә кош итенә өстенлек бирергә кирәк, ди Яңа Зеландия галимнәре.

* В витаминына бай ит баш мие эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый. Даими рәвештә ит ашаган кешенең хәтере, фикерләү сәләте яхшыра. Ит ашау Альцгеймер кебек картлык чирләрен дә кисәтә. Күптән түгел Бөекбритания галимнәре ит ашаган кешенең стресс һәм депрессияләргә дә сирәгрәк бирешүен ачыклаган.

 

Динә Гыйлаҗиева


Күпкә китсә, ит тә зыянлы” язмасына фикерләр

Фикер өстәү