Татарстанда 863 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Июль ае саннары куандырырлык түгел. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшергән объектларда коронавируска каршы таләпләрне 1,5 тапкыр күбрәк бозулары ачыкланган. Шулай ук июль аенда бер тәүлектә теркәлгән авыручылар саны да бер ярым тапкыр арткан.

Журналистлар белән очрашуда Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина республикадагы коронавируска бәйле вазгыять турында сөйләде.

Санлы мәгълүматларга килгәндә, Роспотребнадзор вәкилләре республиканың 1097 объектында тикшерү оештырган. Шуларның 199ында кагыйдә бозулар ачыкланган. Шул рәвешле 11 объектның эшчәнлеге туктатылган, таләпләрне үтәмәгән оешмаларга 1,5 млн сум күләмендә штраф салынган.

Роспотребнадзор лагерьларны да тикшергән. Аларда иң еш кагыйдә бозулар битлек кию, температура үлчәү, дезинфекция режимын үтәмәүгә бәйле икән. Барлыгы 150 лагерь тикшерелгән.

Ресторан-кафеларның күбесе исә төнлә эшләргә рөхсәт бирелерме-юкмы дип тә кызыксынадыр. Татарстанда әлегә бу чикләүне бетерергә җыенмыйлар. Һәрхәлдә августның икенче яртысына кадәр.

Вакцина ясатуга килгәндә, халык аны медицина оешмаларына килмичә ясату яклы икән. Владимир Жаворонков әйтүенчә, июль аенда башкаланың сәүдә үзәкләрендә – 8, метрода – 11, мобиль пунктларда 19 меңләп кеше коронавируска каршы вакцинация узган. Гомумән алганда, Татарстанда яшәүче 863275 кеше прививка ясаткан. Шуларның 642587се икенче дозасын алган.

Белгечләр халыкның 80 процентының коронавируска каршы вакцина узарга тиешлеген искәртә. Бу санга 1 ноябрьгә кадәр ирешергә кирәк.

– Оператив штаб шундый карарга килде: коллектив иммунитет өчен 60 процент кына аз. Шуңа да без 80 процентка омтылырга тиеш, – диде Любовь Авдонина. Бу күрсәткечкә җитмичә, битлексез яшәү турында хыялланырга да кирәкми.

Укытучылардан да ашыгырга сорала. Ник дигәндә, сентябрьдә гриппка каршы прививка кадату башланып китәчәк. Бу вакытка кадәр укытучыларга коронавируска каршы вакцинация узып өлгерергә кирәк.


Фикер өстәү