Артур хәзрәт Габдуллин: «Хатын-кызның бөтен сыйфатларын аңлау мөмкин түгел, әмма ир-атларга сабырлык күрсәтергә кирәк»

8 Март бәйрәме җитәрәк гүзәл затларны – хатын-кызларны күбрәк телгә алу табигыйдыр. Аллаһы Тәгалә хатын-кызларга бик күп өстенлекләр биргән. Алар – гаилә учагын саклаучы, иргә – таяныч, илгә матурлык һәм батырлык бүләк итүче. Ислам динендә хатын-кызларга мөнәсәбәт нинди?

Бу һәм башка сорауларга җавапны Артур хәзрәт ГАБДУЛЛИН белән эзләдек.

– Хәзрәт, ислам динендә хатын-кызның урыны нинди?

– Хәзерге заманда, телевидение, интернет, радио, социаль челтәрләр аша булсынмы, халыкка хатын-кызларның ислам динендә хәлләре авыр булуын аңлатырга тырышалар. Янәсе, исламда хатын-кызларга бернәрсә дә ярамый, мөселман гаиләсендә яшәгән гүзәл затның тормышы – төрмә. Менә шундый пропаганда бара. Коръәнгә игътибар итсәк, анда 114 сүрә. Шулар арасында «Ниса» («Хатыннар») дигән сүрә бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә хатыннар турында тулы бер сүрә җибәргән. Ирләр дигәне юк анда. Чынлыкта, ислам дине хатын-кызга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк икәнен өйрәтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Сезнең иң хәерлесе – үз хатынына яхшы мөнәсәбәттә булучылар». Ислам дине хатын-кызны яратырга, сакларга, хөрмәт итәргә куша. Шул ук вакытта ирнең нинди булуы да хатын-кызларыбызга бәйле.

Әйткәнебезчә, Изге китапның аерым бер өлеше хатын-кызларга багышланган. Аллаһы Тәгалә аларның дәрәҗәсе нинди булуын әнә шулай күрсәтә. Хатын-кызга гына бу дөньяга яңа кеше китерү мөмкинлеге бирелгән. Икенчедән, пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләре әни, апа, сеңел, хатыныбызга бик яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтә. Сүз, гамәл белән кимсетмәскә, зыян китермәскә өнди. Хәдисләрне укып караган кеше ислам динендә хатын-кызның дәрәҗәсе зур булуын аңлар.

– Хәзер дилбегә хатын-кыз кулына күчеп бара кебек…

– Хәзерге заманда рольләр алмашына. Интернет, телевидение аша пропаганда бара. Төрле юнәлешләр бар, мәсәлән, феминизм. Алар хатын-кыз бәйсезлеге өчен тырыша янәсе. Ләкин алай булмый. Хатын-кыз белән ир-ат аерым яши алмый, алар – бер-берсен тулыландыручы. Камил мөнәсәбәтләр өчен икәү кирәк. Аллаһы Тәгалә – аларны бер-берләре өчен бар итүче. Хак динебез кушканча, өйрәткәнчә яшәргә кирәк. Шушы агымнар тәэсирендә күп кенә хатын-кызлар ирләре өстеннән идарә итә, аларны басып яши. Хатын-кыз сүзенә ияреп, ир-ат үзен ир иткән сыйфатларын югалтып, чүпрәккә әйләнә дә куя. Халыкта да юкка гына, ир – баш, хатын – муен, диелми. Баш кай якка борылса, муен да шул юнәлешне ала.

– Хатын-кызларда нинди сыйфатлар өстенлек итәргә тиеш?

– Тыйнаклык, оятлы булу, иреңә буйсыну кирәк. Бу очракта Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткәннәргә буйсыну турында сүз. Гүзәл затлар ярдәмчел, иренә терәк булсын, юл куя белсен. Без – ир-атларга тәэсир итә торган затлар сез. Ирне ир иткән дә, юк иткән дә – хатын.

– Хатын-кызларның теле тик тормый инде. Кайсыдыр очракта аңа хәләлен тыңламаска рөхсәт ителәме?

– Хатын-кыз кабыргадан яратылган. Кабырганы турайта башласаң, сындырырсың. Димәк, аны турайтып булмый. Ир-ат хатын-кызның табигатен аңлап бетермәскә дә мөмкин. «Ник болай әйтте? Ник болай эшләде икән?» дигән сораулар туа ала. Хатын-кызның бөтен сыйфатларын аңлау мөмкин түгел. Шуңа күрә дә кайсыбер вакытта ир-атларга да сабырлык күрсәтергә кирәк. Тел тик тормау да шуңа керә. Хатын-кызларда киң таралган, күп вакытта зыянлы сыйфат та ул. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Миңа җәннәт күрсәтелде. Анда күбесе мескеннәр иде. Җәһәннәмне күрдем, анда күпчелек хатын-кызлар иде», – ди. Ник эләккәннәр? Ирләре игелек кылган саен, көннәрнең берендә күңелләренә ярамаган сүз ишетеп, гамәл күреп, ирләренә: «Синең миңа гомереңдә дә яхшылык күрсәткәнең юк», – дип әйткәнгә икән. Хатын-кыз – ир-атны тулыландыручы. Син ансыз барыбер яши алмыйсың.

Тыңламаска дигәннән, әйтик, ире хатынга Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәне эшләргә куша икән, хатын аны тыңламаска хокуклы. Киресенчә, изгелеккә өндәп тә тыңламаса, дөрес булмас.

Ир-атларга берничә хатын алу рөхсәт ителә. Ә хатын-кызларга күпирлелек ярамый… Моны да чикләү буларак кабул итүчеләр булырга мөмкиндер?

– Хәзерге заманда хатын-кызлар саны ир-атларга караганда күбрәк. Моның сәбәбе нидә? Ир-атлар – үлемгә күбрәк дучар ителгән затлар. Әйтик, сугыш булсын, юл фаҗигаләре, эчкечелек, дисеңме, статистикасы билгеле. Элегрәк тә шулай иде. Аллаһы Тәгалә ир-атларга күпхатынлылык (4 хатынга кадәр) рөхсәт иткән. «Хатын-кызларга да берничә ир ярамыймы?» – диләр. Ислам диненә кадәр булган диннәрдә ничә хатын алсаң да яраган, чикләнмәгән. Моның хикмәте нәрсәдә? Алдарак әйттек инде: ир-ат саны белән хатын-кыз саны бер үк түгел. Гаилә корып яшәр өчен, бер хатын алалар. Барысы да бер хатын алып бетерде ди. Ир-атлар аз булу сәбәпле, күпме хатын-кыз ялгыз кала. Аларга нишләргә? Өч юл бар. Йә хатыны булган иргә икенче тормыш иптәше булып барасың, йә гомер буе ялгыз яшисең. Йә җилбәзәк хатын-кызлар сукмагыннан китәсең. Өченче юлдан Аллаһы Тәгалә сакласын!
Хатын-кызга нишләргә? Ялгыз яши икән, аның тормышы мәгънәсез була. Юньсез юлны сайласа, хөрмәте төшә, җәмгыятьтә иң түбән кеше дәрәҗәсендә булачак. Хатыны булган иргә барса, шушы хатынның дәрәҗәсе күтәрелә. Нигә? Чөнки «ир хатыны» дигән абруе, исеме була. Бу җәһәттән хатын-кызга бала табу, гаилә бәхетен тату мөмкинлеге бирелә, ислам дине аның дәрәҗәсен дә саклый.

Гайшә анабызның пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бүтән хатыннарына

хас булмаган өстенлекләре

– Пәйгамбәр (с.г.в.) аннан башка гыйффәтле кызга өйләнмәгән.

–  Гайшәне аклап, Аллаһы Тәгалә аять иңдергән.

– Җәбраил фәрештә аның ефәк тукымадагы сурәтен Мөхәммәдкә (с.г.в.) күрсәткән һәм: «Аңа өйлән! Ул – синең тормыш иптәшең!» – дигән.

– Гайшә аның каршында ятканда, Пәйгамбәр (с.г.в.) намаз укыган.

– Пәйгамбәр (с.г.в.) башы Гайшәнең тезендә чакта, Аллаһ аның җанын алган.

– Пәйгамбәр (с.г.в.) Гайшә бүлмәсендә күмелгән.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү