Бер гаиләдән 5 кеше сөрем газы белән агуланып үлгән: аларның 4 айлык кызлары гына исән калган

22 февральгә каршы төндә Түбән Новгородта тулы бер гаиләнең мәетләре табылган. Ир белән хатын, аларның ике уллары белән бер кызлары сөрем газы белән агуланганнар. Әлеге гаиләдән нибары 4 айлык кызчык кына исән калган, дип яза «Комсомольская правда».

Гаилә әгъзалары 20се көнне үк  үзләрен начар хис иткәч,  «ашыгыч ярдәм» чакырткан булалар. Ләкин фатир ишеген 22 февральдә төнлә генә ватып ачалар.

Гаилә мирас булып әбиләреннән калган әлеге фтирга 2 ел элек күченгән. Күршеләре аларны яхшы, тату, ярдәмчел гаилә дип искә ала. Монда күченгәч тагын ике уллары туа. Гаилә башлыгы Евгений яңа эшкә урнаша, машина алырга һәм  кухнядагы иске газ колонкасын алмаштырырга җыена. Ләкин өлгерми кала.

Аскы катта яшәүче күршеләре әйтүенчә, гаиләдә 19 февральдә үк тавыш-тын булмый: сабыйлар еламый, башка тавышлар да ишетелми. Шунлыктан аларны кунакка гына киткәннәрдер дип уйлыйлар.

Фото социаль челтәрдән алынды

Мәрхүмә хатын белән аралашучы икенче бер күршеләре соңгы көннәрдә гел тәрәзәдә ут булуга игътибар итә, ләкин мондый фаҗига булыр дип башына да китерми. Элемтәгә чыкмаган гаиләгә аларның әти-әниләре килгәч, фатир ишеген ватып ачып керәләр.

Фатирда коточкыч хәлгә тап булалар.  Гаилә әгъзалары бөтенесе дә бер җирдә җыелып үлгәннәр. Ни хикмәт беләндер 4 айлык сабый гына исән алган. Хәзер аны әбисе белән бабасы тәрбиялиячәк.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү