Чистай районында бер гаилә үлгән: җинаять эше кузгатылды

Чистай районында өч кеше сөрем газы белән агуланып үлгәннән соң, Тикшерү комитеты саксызлык буенча кеше үлеменә китерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдарак «Татар-информ» Чистай районының Каргалы авылында 81 яшьлек ир-ат, аның 83 яшьлек хатыны һәм 50 яшьлек уллары сөрем газы белән агуланып үлгән дип язган иде.

Күзәтчелек ведомствосы әлеге хәлне тикшерә башлады, сөрем газы белән агулануның сәбәпләре ачыклана.

/Татар-информ


Фикер өстәү