Казанда ике яшьлек сабый сөрем газы белән агуланган

7 апрель кичендә Казанның Голубятников урамындагы 5нче йорт фатирында ике яшьлек кызчык сөрем газы белән агуланган.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, сабый “җиңелчә дәрәҗәдә сөрем газы белән агулану” диагнозы белән ДРКБга китерелгән.

Хәзерге вакытта килеп туган хәлне ачыклау буенча эш алып барыла.

Моңа кадәр Башкортстанның “Санаторий Алкино” авылында ике ирнең сөрем газыннан агуланып һәлак булуы турында хәбәр ителгән иде. 40 һәм 42 яшьлек ирләр мунчада ис тиеп үлгән.


Фикер өстәү