Казан халкы үзе өчен идеаль булган минималь хезмәт хакын атаган

SuperJob сораштыруыннан күренгәнчә, Казан халкы фикеренчә, идеаль минималь хезмәт хакы 37,3 мең сумнан ким булмаска тиеш. Бу сумма 2024 елда булачак индексациядән соң МРОТтан (19 242 сум) ике тапкыр диярлек артык.

Сервис шулай ук Россиянең төрле төбәкләрендә көтелгән МРОТ суммасы буенча рейтинг әзерләгән. Мәскәү халкы хезмәт хакы буенча идеаль минимум дип 44,2 мең сумны саный. Владивостокта – 43,9 мең һәм Хабаровскида – 42,4 мең. Бишлеккә шулай ук Санкт-Петербург һәм Төмән шәһәре дә керә, аларның халкы 42,1 һәм 41,9 мең сумнан да ким булмаган хезмәт хакы алырга тели.

 


Фикер өстәү