Владимир Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен 18,5%ка арттырырга тәкъдим итте

Шулай итеп, 2024 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 19 242 сумга җитәчәк.

Ил Президенты Владимир Путин Федерация Советына Юлламасында киләсе елдан Россиядә МРОТ күләменең 18,5%ка арттырылырга мөмкин булуын белдерде.
Шулай итеп, 2024 елдан хезмәткә түләүнең минималь күләме 19 242 сумга җитәчәк.
Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Хөкүмәт һәм төбәкләр алдына Россиядә хезмәт хакларын сизелерлек арттыру бурычы куелган. Ул шулай ук хакимияттәгеләрнең алга таба да МРОТны инфляциядән зуррак күләмдә арттырачагын вәгъдә итте.
Исегезгә төшерәбез: 2018 елдан бирле МРОТ күләме яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Узган елның 1 июненнән аның күләме 15 279 сумга җитте. 2023 елның 1 гыйнварыннан – 16 242 сумга тигез.


Фикер өстәү