МРОТ һәм яшәү минимумы 9 процентка арта

МРОТ – 15 140 сум һәм яшәү минимумы күләме – 13 793 сум булачак.

Россиядә минималь хезмәт хакын (МРОТ) һәм яшәү минимумы күләмен арттыру планлаштырыла. “Известия”, үзенең мәгълүмат чыганагына таянып, шулай дип яза.

Басма мәгълүматларына караганда, МРОТ һәм яшәү минимумы күләмен 9 процентка арттыру күздә тотыла. Шул ук вакытта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әлеге күрсәткечләрне 8-10 процент чикләрендә арттыруны караячак.

Бүгенгә МРОТ – 13 890 сум, ә яшәү минимумы күләме – 12 654 сум тәшкил итә. 9 процентка үскән очракта, аларның күләме 15 140 сум һәм 13 793 сум тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, якын араларда социаль пособиеләрне, пенсияләр һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакларын арттыру буенча карарлар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү