Владимир Путинның Такер Карлсон белән әңгәмәсендә ике төп фикерне аерып әйткәннәр

“Руслар бирешми” һәм “Россияне яу кырында җиңеп булмый”. Россия Президенты Владимир Путинның Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсында төп ике фикер шул. “Россия сегодня” медиагруппасы һәм “RT” телеканалы баш мөхәррире Маргарита Симоньян шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Аның әйтүенчә, дәүләт башлыгы бервакытта да буш сүз сөйләп вакытын әрәм итми. Россия лидерының мондый сүзләре илебез халкында ышаныч уята.
“Ул шулай дип сөйли икән, димәк, чыннан да, шулай”, – дип басым ясап әйткән Симоньян.

Ә инде Көнбатышта яшәүчеләр өчен иң мөһим фикер – Путинның, Россия Европага һөҗүм итәргә җыенмый, дигән сүзләре. Көнбатышта бу сүзләрдән соң җиңелрәк сулап куйдылар һәм акыл беләнрәк фикер йөртә башладылар, дигән Симоньян.

Исегезгә төшерәбез: Путин интервьюсында белдергәнчә, Европа һәм АКШ сәясәтчеләре үзләренең илләрендә яшәүчеләрне Россиянең һөҗүм итү белән янавы белән даими куркытып килә. Әмма Россия Федерациясе НАТОга да, Балтыйк буе илләренә дә һөҗүм итәргә җыенмый. Аның фикеренчә, Көнбатыш илләре хакимиятләре үзләренең халкы игътибарын читкә юнәлтү өчен генә шундый “куркыныч”лар турында сөйләнә.


Фикер өстәү