Төмәннең Россия Герое яшәгән татар авылында ниләр бар?

Карагай исемле зур гына татар авылы Төмән өлкәсенең Вагай районында урнашкан. Нәрсәсе белән данлыклы дисәгез, ул – махсус хәрби операциядәге батырлыклары өчен Россия Герое исеменә лаек булган милләттәшебез Рөстәм Сәйфуллин яшәгән һәм укыган авыл.

Геройның батырлыклары турында без язып чыккан идек инде. Шуннан бирле элемтәләрнең өзелгәне юк дип әйтергә дә була. «Бездәге кебек матурлык башка җирдә юктыр ул. Кунакка килегез әле. Бер күреп китәрсез», – дип кунакка да чакыралар хәтта. Ераграк шул. Төмәннән 400 чакрым – Вагайга, аннан 100 чакрым – Карагайга. «Да, хәлләр шулайрак, агай», – дип башың кашып куярсың. Хәер, дөнья хәлен белеп булмый инде. Кем белә, бәлки, теләкләр чынга да ашып куяр.

 

Герой исемендәге мәктәп

Гел сөйләшеп торабыз дигәч тә, Рөстәм үзе дә (дөрес, савыгып, хезмәт итә башлаганнан соң, аның вакыты чикләнде кебек), якташлары да юк-барга элемтәгә чыкмый. Гел нинди дә булса яңалык җиткерәләр. Бу юлы Герой исеме бирелгән яңа мәктәпнең төзелеп бетүен һәм 15 мартта ачылачагын хәбәр иттеләр. Бик шатланганнар. Бүген җәмгысы 62 бала укый икән Карагай урта мәктәбендә. Укучыларның яртысы – үзләренеке, яртысы 8 чакрым ераклыктагы Абаул дигән татар авылыннан. Дөрес, анда да белем йорты булган. Янып киткән. Шуннан соң балаларны автобус белән Карагайга гына йөртергә булганнар. Әлеге дә баягы, татар авылы булгач, татар теленең ничек укытылуы турында беләсе килә бит инде. Бу хакта без элек татар теле укыткан, Рөстәм Сәйфуллинның сыйныф җитәкчесе Галия Илчебакиева белән сөйләштек. Үзе хәзер лаеклы ялда ул. Татар теле укытуның хәзерге торышы белән әллә ни мактана алмады, зарланмады да. «Нишлисең инде, белгечләр юк бит», – дию белән генә чикләнде.

Белгечләр дигәннән, Галия ханым үзе кайчандыр Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәре алып чыккан. Шушы белгечлеккә хыянәт итмичә, 37 ел буена татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Ул вакытларны искә төшергәндә, елап та, көлеп тә ала.

– Без Төмән өлкәсеннән Алабугага максатчан юллама белән өч кыз киттек. Кәеф күтәренке: күңелне, менә укып кайтырбыз да милләтебез өчен көрәшкә күтәрелербез, дигән уйлар били. Тик җиңел генә булмады әле ул. Башта сагынудан интектек. Каникулга чыккач: «Башка бу якларга әйләнеп тә карамыйбыз. Ташлыйбыз укуны», – дип китәбез. Тагын әйләнеп кайтабыз. Укыган өчен акча түләнгән бит. Өйдәгеләр өнәп бетермиләр, шуңа басым ясыйлар. Аннан үзебез дә башлаган эшне ташларга күнекмәгән инде. Себердә туып-үскән чыдам халык бит. Тора-бара ияләштек. Шунысы кызык: укуымны тәмамлап, туган якта яши башлагач, гел Татарстанны сагынып яшәдем. Тик барырга җае да, мөмкинлеге дә юк кебек иде, ерак кебек тоелды. Ирем Хисаметдин белән ике кыз үстердек. Хәзер икесе дә Сургутта яши. Бервакыт шулай кунакка кайттылар да, гаилә альбомнарын актарып утырабыз. Мин укыган елларым турында сөйлим дә сөйлим боларга. Ахыр чиктә түзмәделәр, ахры: «Әни, әйдә, сине Казанга алып барып кайтабыз. Бездән бүләк булыр», – диделәр. 2011 ел иде бу. Шуннан соң юл ачылды: ике тапкыр барып кайтырга җөрьәт иттем. Сабакташларым белән гел элемтәдә торам. Күбесе Казанда яши.

Татарстаннан татар теле укытучысы булып белем эстәп кайтучылар без соңгысы булмадыкмы икән? Элек бит Төмән институтында да татар теле буенча белгечләр әзерләүче бүлек бар иде. Ул да бетте, Татарстанга да җибәрми башладылар. Башта мин үзебездән шактый еракта урнашкан бер авылда эшләп алдым. Аннан урын бушады да, туган авылга кайттым. Бу – минем хыялым иде. Гөр килеп яшәдек, яратып эшләдек. 25 ел буена олимпиадаларга йөрдек. 1997 елда бер укучым хәтта бөтенроссия олимпиадасында призер булды. Аны ул вакытта Казанга әнисе алып барган иде. Хәзер инде Карагайда махсус белемле татар теле укытучылары юк. Шуңа күрә, зарланырлык булмаса да, белем дәрәҗәсен үзегез чамалыйсыздыр. Татар авылында балалар күптән инде русча сөйләшүгә күчеп бара. Йөрәк әрни. Әмма атнага бер керә торган татар теле дәресе белән дә ерак китеп булмый шул. Саф татар телендә сөйләшә торган өлкән яшьтәгеләр дә китә бара.

Утын Омскидан килә

– Машина белән чыксак, юллар әйбәтме соң? – дип сорау биргән идем, һаман да Себерне күреп кайту идеясен ташлый алмыйча. Монысы да барып чыкмады. Асфальт юл Төмәннән Вагайга кадәр генә икән. Карагайга кадәр вак таш түшәлгән түшәлүен. Әмма анысы да күптән күтәртелгән булып, урыны-урыны белән сафтан чыгып бара, ди.

– Авыллар бездә бөтенләй юлсыз әле, – ди Галия ханым. – Дөрес, бер урамыбызга – Яшьләр урамына вак таш түшәделәр. Анысы да Герой укыган авыл булгач, түрәләргә кайтырга туры килгәнгә түгелме икән дип уйлыйм.

Яшьләр урамы булгач, шундук тагын бер сорау туды:

– Авылыгызда яшьләр шулай күпмени, төпләнеп калалармы?

– Юк инде. Берничә гаилә башка чыгып, йорт төзеп чыккан иде. Калырлар иде дә, эш юк. Болары да вахтага йөреп эшлиләр. Бездә тәрбиячеләр, укытучылар, шул биналарда сакчылардан тыш эш урыннары юк бит. Халык терлек асрый, җәен җиләк җыеп сата. Ул яктан бәхет баскан безне. Печән җыю да проблема түгел, урманның башка байлыклары да күп.

Вахта дигәннәре нефть өлкәсенә бәйле булып чыкты. Димәк, газ мәсьәләсе хәл ителгәндер дип уйладым үземчә. Юк икән. Бу сорауны биргәч, Галия ханым көлде генә.

– Утын ягабыз без. Җәй буе әзерлибез. Менә Абаул авылы турында әйткән идем бит әле. Аннан соң Омск өлкәсе башлана инде. Анда да зур-зур татар авыллары. Алар бездән дә авыррак яшиләр. Утынны бер машинасын 15 мең сумга Омск өлкәсеннән китереп бирәләр. Беләм инде, хәзер: «Үзегездә урман беткәнмени?» – дип сорау бирәчәксез. Урман күп. Тик аны кисәргә, алып кайтырга кирәк бит. Аңа бик күп акча китә. Ә монда түмәрләп кискәнне кайтарып аударалар. Безгә ярасы гына кала.

Изгеләр авылы

Карагайда «Иртыш» ансамбле эшләп килә. Галия ханым шалтыраткан саен бу хакта әйтмичә калмый. «Төшенкелеккә бирелеп тормыйбыз әле. Рәхәтләнеп җырлыйбыз-биибез. Хәләл җефетем Хисаметдин – тирә-якта бердәнбер гармунчы. Күрше авылларга дә йөрибез», – дип әйтеп куя иде.

– Авыл үзидарәсе бинасында бер кечкенә генә бүлмәбез бар. Кичләрен шунда җыелабыз. Клубсыз авылларга да йөрибез. Салкын көннәрдә кайбер кешеләр өйләренә кертә, – дип, бу юлы да сөйләп китте.

Менә шундый вакытларда татар авылларының тарихы турында да гәпләшеп алалар, истәлекләрне җуймаска, балаларга сөйләп калдырырга тырышалар икән. Чыннан да, бай тарихлы авыл булып чыкты Карагай.

Борынгы гарәп китапларында аны «Шәһри айлы Карагай» дип атаганнар. Элек ул шәһәр булган. Үзәгендә елга буйлап агып килгән зур казан кайнап торган. Аның янында Изге шәехләр хөрмәтенә дога укыганнар.

Авыл янәшәсендә бик биек, горур карагайлар үсә. Авылның исеме шуңа бәйле, дип фаразлыйлар. Андый агачлар, гомумән, Иртыш буенда бик күп, диләр. Бу якларда үз вакытында Изгеләр яшәгән, дип фаразлана. Алар янәшәдәге Тәнбүрән авылыннан ерак түгел җирләнгәннәр. Чыганаклардан күренгәнчә, Карагай авылы янәшәсендә Солтан Шәехнең башкаласы булган. Бу авыл хакында рәсми төстә XVI гасырга караган документларда языла. Ул Владимир Сафроновның «Күчүм» китабында берничә тапкыр телгә алына.

Сүз дә юк, 2022 елдан Герой егете булган Карагай авылы тарихында яңа этап башланды, дип горурланып әйтергә була. Шактый эшләр эшләнгән. Яңа мәктәптә музей ачарга әзерләнәләр, Герой аллеясы төзегәннәр. Бу авылда Рөстәмнең әтисе Нургали абый яши. Савыкканнан соң үзе укыган Төмән югары хәрби-инженерлык училищесы начальнигы урынбасары булып хезмәт итүче егет әтисе йортына эзен суытмый. Балаларның да иң якын дусты ул, аларны батыр булырга өйрәтә. Арада хәрби училищега китәргә теләк белдерүчеләр дә күп икән.

Бабамнан үрнәк алдым

Шул җәһәттән Рөстәм белән дә сөйләшеп алдык.

– Минем хәрби хезмәткә тартылуыма беренче чиратта, мөгаен, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәби әсәрләр тәэсир иткәндер дип уйлыйм, – дип, ерактан башлады ул сүзен. – Бабаларыбыз нинди авыр чорда да сынатмаганнар, үлем белән күзгә-күз очрашып, җиңү яулаганнар. Бары тик Ватанны саклау турында гына уйлаганнар. Әтием ягыннан Миначетдин бабам да 1940 елда хезмәткә алынып, сугыш юлларын үтеп, япон самурайларын тар-мар итеп, туган йортына 1947 елда гына әйләнеп кайткан. Ә тылда калган әбиләребез ничек хезмәт иткәннәр?! Мин 7 нче сыйныфка укырга барган елны гаиләбез Абаул авылына күченде. 12 чакрым ераклыктагы бабаларым яшәгән Карагай мәктәбендә укырга, шунда яшәргә туры килде. Бабамның холкы корырак булса да, ни дәрәҗәдә нык ихтыярлы, гадел булуына соклана идем. Хәзерге буынга әнә шул гаделлек җитми. Хезмәт кешенең тормышын мәгънәле итә. Мин нәкъ менә Карагай авылында шушы сыйфатларны үзләштердем дә инде.

Элек Карагайда йортлар чәчелеп урнашкан. Урамнар соңрак кына барлыкка килгән. Бүген бу авылда 18 урам, 3 тыкрык бар. 352 хуҗалыкта 1023 кеше яши.

Рөстәм Сәйфуллин

1983 елның 3 мартында Төмән өлкәсе Вагай авылында туа. Карагай мәктәбен «5ле» билгеләренә генә тәмамлый. Төмәндәге хәрби училищеда белем алганнан соң «кайнар нокта»ларда – Чечняда, Көньяк Осетиядә, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.

39 яшьлек Рөстәм Сәйфуллин махсус хәрби операциядә беренче көннәрдән үк катнаша. Аның подразделениесе кичүләрне торгызу белән шөгыльләнә. Ул яу кырында ике тапкыр яралана. Беренчесендә тәненә снаряд кыйпылчыклары кадала. Икенчесендә авыр яралана: бер аягы тездән өзелә, икенчесенең табаны чәрдәкләнә. Әмма ул сугышчыларын калдырып китми. Аның подразделениесе куелган приказны үти: Десна елгасы аша салынган йөзмә күперне дошманның артиллерия утыннан саклап кала. Нәтиҗәдә гаскәргә алга таба барырга юл ачыла. Мөһим кичүне саклап калуда күрсәткән батырлыклары өчен милләттәшебез «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә һәм Россия Герое исеменә лаек була.

 


Фикер өстәү