Бик куркыныч яңа вирус таралган: үлүче дә бар

Кичә Аляскада өлкән яшьтәге бер ир-ат “Alaskapox” вирусыннан вафат булган. Яңа вирусның тәүге корбаны бу, дип яза “РИА Новости”. Җирле Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, сырхау чирне урам мәчесеннән йоктырган булырга мөмкин.

Вирустан җан тәслим кылган кешенең иммунитеты зәгыйфь булганлыгы мәгълүм. Чир тәнендәге кызыл бетчәдән башланган. Антибиотиклар ярдәм итмәгән. Соңыннан тәнендә чәчәк авыруына охшаш тимгелләр барлыкка килгән, бөерләре эшләми башлаган, сулышы начарайган.
“Роспотребнадзор”дан агентлык хәбәрчесенә белдерелгәнчә, вирусны Россиягә кертү куркынычы юк.


Фикер өстәү