Татар Баганалысы авылы халкы: Авыл яши әле дип куанабыз

Гел-гел эш димәгән. Бу юлы Чистай районының Татар Баганалысы авылына килеп чыккач, ничек ял итүләре, ниләр белән шөгыльләнүләре турында белештек әле. Кызып-кызып эшләгәннән соң, халыкны үзенә тартып торган җылы учак – ул мәдәният йорты булып чыкты. Кызык та, файдалы да булсын дип, кичке утырмаларда ниләр генә эшләмиләр дә ниләр генә уйлап тапмыйлар икән биредә. 

«Матур Хәдичә»

Көннәрдән беркөнне Көтү бәйрәме уздыру идеясе дә шунда туган. Шәп кенә килеп чыккан ул. Әле дә сагынып искә алалар. Шулай булмый хәле дә юк инде. Авылда терлек асраучылар күп, шуңа күрә көтүләре дә шактый зур икән. Халык авыл башына сыер-сарыгын каршы алырга йөри. Әмма алар анда күбрәк сөйләшеп, аралашып алыр өчен җыела кебек.

– Башта иң матур сыер исеменә бәйге үткәрдек, – дип сөйли мәдәният йортында эшләүче кызлар. – «Матур Хәдичә» исемлесе беренче урынга лаек булды. Аннан соң көтү куарга дип алган таякларын тоттырып, апаларны бер рәткә тезеп куйдык. Бергәләп иң уңайлы, зәвыклы тоелган таякны сайлап алдык. Хуҗасына бүләк бирдек. Моңа кадәр «эш кораллары»на игътибар иткәннәре дә булмаган икән. Көн саен кулга тотып йөргән шул таякларын, беренче тапкыр күргәндәй, әйләндерә-әйләндерә карадылар, рәхәтләнеп көлештеләр. Малайлар исә чыбыркы шартлату ярышында көч сынашты. Шуннан китте инде. Хатын-кызлар бертуктаусыз көтүдә булган кызык хәлләрне искә төшереп сөйләделәр. Берзаман Наилә апа Әүхәтова, зур савытка салып, пылау күтәреп чыкты. Кырыена кашыкларга кадәр тезеп чыккан. Мондый бүләкне үзебез дә көтмәгән идек. Шулай да иң кызыгы көтүчеләрне чәчәк бәйләмнәре белән каршы алу булды. Алар берни белми бит инде, көн буе кырда. Мондый хөрмәтне күргәч, ни булган икән дип, күзләре маңгайларына менде, аптырашып калдылар. Авылыбыз белән көлештек.

Кызлар-йолдызлар

Кызлар дигәннән, мәдәният йортында алар өчәү. Венера Гатиятуллина – методист, Гөлнара Сөнгатуллина – режиссер, Миләүшә Хәммәтова – җыештыручы. Вазыйфалары төрле булса да, бер кулдан, җәһәт кенә эшлиләр. Шуңа күрә эшләре дә гөрләп бара.

– Гөлнара белән серләребез бик тә килешә. Икебез дә бер-бер артлы «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булдык. Премияләр алдык, – дип, сөенечен дә уртаклашып алды йорт хуҗасы.

– Әле ярый кызларыбыз бар. Алар – безнең авылның тоткасы, – дип мактый халык та үзләрен.

Мәдәният йорты булгач, беренче чиратта җырлап, биеп, күңел ачып кына яшиләрдер кебек күз алдына килә, әлбәттә. Анысын да кимен куймыйлар. «Асылъяр» фольклор ансамбле репертуарын яңартып кына тора. Район, республика буенча үткәрелгән бәйгеләрдән бүләксез кайтмыйлар. Ә болай эшләгән эшләре тау кадәрле: түбәтәйләр, калфаклар тегәләр, бәйлиләр, чигәләр. Кыскасы, мәдәният йортындагы байлыкны күреп, авыл халкының ни-нәрсә белән шөгыльләнгәнен шундук чамаларга була.

– Чараларны балалар өчен дә, яшьләр, өлкәннәр өчен дә үткәрәбез, – ди Венера. – Һәркемнең күңеленә юл табарга тырышабыз.

Милли гореф-гадәтләрне саклау буенча да зур эшләр башкарыла Татар Баганалысында. Кызлар әйтүенчә, иң зур Сабан туйлары, хәтта күрше авыллар акчасызлыктан аптырашып ятканда да, аларда үткәрелә икән. «Авылдашлар бик бердәм, ярдәм итәргә генә торалар», – дип сөенәләр. Авыл халкына кирәк дигәндә, кызлар өчен эшнең вак-төяге юк. Карга боткасы бәйрәмен оештырырга җыенсалар да, зәвыклы, милли күлмәкләрен киеп, беренче чиратта үзләре урам буйлап чыгып китәләр икән. Кулга чиләкләр тотып, җырлап-биеп, бүләк төяп кайталар да бәйрәмне тыныч күңел белән үткәрәләр. Нәүрүздә дә шулай. Кодаларны каршы алу, кияү мунчалары – барысы да элеккечә бу авылда. Чишмә бәйрәмен дә ел саен үткәрәләр. Самавырлар, тәм-томнар алып төшеп, рәхәтләнеп чәй эчәләр.

Гаиләләрендә дә тәртип кызларның.

– Әле ярый ирләребез сабыр. Безнең шулай көннәр буена «югалып» торуыбызга сүз дә әйтмиләр, – дип шаяртып та алдылар.

Тик авылдагы эштән клубка китеп кенә котылып булмый инде анысы. Балалар үстергәннәр, оныкларга булышалар, терлек-туарны хәзер дә асрыйлар. Гөлнара 32 ел каенана белән яши. Быел аның 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәннәр. Юбилей дигәннән, авылда бу бәйрәмне һәркем өчен зурлап үткәрәләр.

 Яшьлегем хатирәсе

Татар Баганалысында чигелгән кулъяулыкларны хәтта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та кабул итеп алган. Авылда бу хакта горурланып сөйлиләр. Узган ел җитәкчеләребез Чистай Сабан туена килгән булганнар, шунда җаен тапканнар икән.

– Элек кызлар бирәләр иде. Яшь чаклар искә төшеп китте әле, – дигән Рөстәм Нургалиевич һәм кулъяулыкны бик кадерләп, күкрәк кесәсенә салып куйган.

Татар Баганалысында кулъяулык чикмәгән кеше юк, диләр. Һәр кеше үзе әзерләгән бүләгенә күңел җылысын сала. Саҗидә апа Гыйльфанова, мәсәлән, «Җиңеп кайт!» дип язып куйган. Аның улы махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Әлегә бүләк иясенә барып кына җитә алмаган. Кыр батырларына да бар мондый кулъяулыклар. Аларына «Икмәк – ил байлыгы!» дип язып куелган.

Чигелгән әйберләр Сабан туйларда да төп бүләк икән Татар Баганалысында. Киленнәр инде, аякны нык терәп, сөлге бүләк итсәләр, кызлар оялып кына кулъяулыкларын тәкъдим итәләр. Батырлар бетмәгән бит әле авылларда. Араларында егетләр дә бар. Кем белә, борынгы гадәт буенча, насыйбы да чыгып куяр.

Халык ядкәрләре

Мәдәният йортында урнашкан музейны шулай атаган алар. Исеме, чыннан да, җисеменә туры килеп тора. Беркөнне шулай уйлашканнар да, өйдән-өйгә кереп, борынгы истәлекләр җыярга киткәннәр.

– Дөресен генә әйткәндә, бик шикләнгән идек. Булмастыр инде, кирәге юк дип, ташлап бетергәннәрдер дип уйладык, – ди Гөлнара. Бөтенләй киресенчә килеп чыккан. Берәүләр очырмадан алып төшкән, икечеләре сандык төбен актарган. Нәтиҗәдә шактый гына экспонат җыелган.

– Менә бу тегү машинасына – 120 ел, – ди Венера. – Халидә апа Сафиуллина бүләк итте. Башта каенанасы күлмәкләр тегеп, авыл халкын киендергән булган. Аннары бу эшне Халидә апа дәвам итте. Монысын без дә хәтерлибез әле. Музейга дип бирүен бирде, әмма шул ук көнне каенанасы төшенә кергән: «Ник нигезне таркатасың?» – дип ризасызлыгын белдергән. Халидә апа, үзе килеп, каенанасы ризалыгын сорап, догалар укып китте.

Бу музейда авыл апаларына рәхәтләнеп эшләргә шартлар да тудырылган. Без килгәндә дә Гөлнур апа йон эрләп утыра иде. Җепләре үзенә түгел, мәдәният йортында төрле әйберләр бәйләргә тәгаенләнгән икән.

Татар Баганалысы үз рекордчылары белән дә дан тота. Иң озын кеше, иң кыскасы, яше, карты, авыры, җиңеле, иң күп балалы, иң күп терлек асраучы… Кыскасы, иң-иңнәр китабы болай да калын инде, көн саен тулыланып та тора.

Авыл менә шулай яши. Урамда кеше юк, күңелсез дип тә сөйләнмиләр, бетәбез дип тә зарланмыйлар. Барысы да хәл кадәренчә эшләнә. Бер-берсе өчен янып, хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп торалар. Азрак тырышып җибәрсәң, мондый яшәү рәвеше һәр авылның да кулыннан киләдер кебек тоела. Әлбәттә инде, Венера белән Гөлнара кебек башлап йөрүчеләр булса.

– Эштән шактый соң кайтабыз. Өйләрдә ут алынган була инде. Урамнарны күзәтеп барабыз. Утлы өйләр нурлы күзләр кебек. Аларны күргәч, күңелгә рәхәт булып китә. И, Аллага шөкер, исән-саулар икән, авыл яши әле дип куанабыз, – диләр кызлар.

Татар Баганалысы авылына Казан ханлыгы чорында, XVII гасырның икенче яртысында нигез салынган. Халык игенчелек, терлекчелек, он җитештерү белән шөгыльләнгән. Бүген авылда 608 кеше яши. Урта мәктәп, фельдшер-акушер пункты, мәдәният йорты, китапханәсе бар. Соңгы елларда бушап калган йортларны башка милләт кешеләре дә сатып алган. Бу, нигездә, юл төзү эшенә бәйле.

 Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү