Җырчы Гүзәлнең концертыннан соң әтисе үлгән

Күптән түгел генә беренче концертын куйган җырчы Гүзәл Гарәфиеваның гаиләсенә кайгы килгән.

Концертыннан соң берничә көн үтүгә Гүзәлнең әтисе Фәнис әфәнде бакыйлыкка күчкән.  Бу хакта җырчы социаль челтәрдә хәбәр итте.

– Менә бүген өчесе дә узып китте… Концерт вакытында ук әтиемнең кәефе булмаган… Миңа белдертмәделәр. Әтием җаныем күптән авырый иде, ләкин ул безгә авырлык китермәде, гел түзә иде, гел бертуктамый эшли иде! Яшим дип яшәде, без дип тырышты. Шундый игелекле кеше иде бит ул.

Әтием, тыныч йокла. Без әле дә ышанмыйбыз. Чиста-саф кеше идең син! Яратам сине! – дигән Гүзәл Гарәфиева.

 


Фикер өстәү