Россия өчен Байден яхшыракмы, әллә Трампмы? – Владимир Путин җавабы

Россиягә АКШ президенты Джо Байден белән эшләве яхшырак. Ноябрь аенда президент сайлау йомгаклары буенча Ак йортка кире кайтырга ниятләүче Дональд Трампка караганда тәҗрибәлерәк һәм нәрсә эшләячәген алдан белеп була торганрак чөнки. Россия Президенты Владимир Путин журналист Павел Зарубин белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Әңгәмә Кремль сайтына урнаштырылган.

“Байден, – дигән Путин, Россия өчен кем яхшырак: Байденмы, әллә Трампмы, дигән сорауга. – Тәҗрибәлерәк, нәрсә эшләячәген алдан белеп була торганрак, элекке формация сәясәтчесе ул. Әмма без Америка халкы сайлаган теләсә кайсы лидер белән эшләячәкбез”.

Владимир Путин, иң күп атом-төш коралына ия булган илләр арасына керүче дәүләт башлыгының сәламәтлегенә бәйле сорауга җавап итеп, шәхсән очрашуда Байденның эшкә сәләтсезлегенә ишарәләүче билгеләрне күрмәдем, дигән. Россия лидеры, АКШның 81 яшьлек президентына бәйле сәеррәк хәлләрне Америкада кискенләшеп килүче сайлау алды кампаниясе белән аңлаткан.

“Берничә ел элек Швейцариядә Байден белән очрашканда шиккә салырдай берни дә күрмәдем. Гәрчә инде ул вакытта ук аның эшкә сәләтсез булуы турында сөйләсәләр дә. Әйе, кәгазьгә карабрак сөйләде. Дөресен генә әйткәндә, мин дә үз кәгаземә караштыргаладым. Монда бернинди дә хилафлык юк. Кайдадыр вертолеттан чыкканда башын бәргән икән, бу да гаҗәп түгел, без дә бәргәлибез”, – дигән Путин, һәм бу җәһәттән ниндидер бәя бирүгә хокуклы булмавын билгеләп үткән.


Фикер өстәү