Росстат: гыйнвар аенда инфляция 0,86 процент тәшкил итте

Росстат хәбәр иткәнчә, 2024 елның гыйнварында Россиядә инфляция айлык 0,86 процент һәм узган елның гыйнварына караганда 7,44 процент тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2023 елның декабрь нәтиҗәләре буенча айлык инфляция 0,73 процент дип бәяләнгән иде, дип яза РБК.

Гыйнвар аенда азык-төлек бәяләре 1,36 процентка кыйммәтләнгән. Бигрәк тә яшелчә бәяләре арткан. Мәсәлән, кыяр бәясе 20 процентка, кәбестә 15 процентка үскән. Ә менә апельсин һәм лимон 5,3 процентка арзанайган.

Гыйнвар аенда азык-төлек булмаган товарлар бүлегендә инфляция 0,47 процент тәшкил иткән, медикаментлар 1,67 процентка арткан. Хезмәт күрсәтүләргә бәя 0,78 процентка үскән, бигрәк тә бу шифаханә-сәламәтләндерү хезмәтләренә кагыла (+3,77 процент).

 


Фикер өстәү