Егетлек. 15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел

15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 35 ел

Бу көнне без, гадәттә, Әфганстанда хезмәт итеп кайткан якташларыбыз белән ел саен диярлек истәлекләр барлап алабыз. Бу юлы да шулай булды. Тарихны үзгәртеп булмый, әлбәттә, әмма егетләр  шактый үзгәрде, дип әйтергә кирәк. Элек күбрәк сүз әфганчылар мәнфәгатен кайгырткан законнарның эшләнеп бетмәве, тиешле ярдәм күрсәтелмәве тирәсендә әйләнсә, бүген инде алар өчен төп вакыйга – махсус хәрби операция. Әфганчылар хәзер үзләре ярдәмгә ашыга. Туган илне сакларга киткән егетләрне кием, азык-төлек, техника һәм башкалар белән тәэмин итеп кенә калмыйлар, тәҗрибәләре белән дә уртаклашалар, патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, балалар яныннан да кайтып кермиләр. Бүген сүзебез шул хакта.

Рөстәм Шәйхетдинов, «Әфганстан  һәм башка локаль сугыш инвалидларының Татарстан иҗтимагый оешмасы»нда Әлки районы бүлеге җитәкчесе

«Безне берни дә куркытмый»

– Мин армиягә үзем теләп киттем. Әнием укытучы булып эшли иде. Бер генә бала булганга,  калу мөмкинлегем дә бар иде. Тик хезмәт итәргә дә бармыйча, «яраксыз»га чыгып ятуымны күз алдыма да китерә алмадым. Хәрби комиссариатка бардым, сөйләштем, повестканы кулыма тоттырып җибәрделәр. Егерме көн тирәсе өйрәнүләр үткәч, туган илгә тугрылыклы булырга ант бирдек тә, Әфганстанга кердек. Мин 201 нче дивизиягә эләктем. Батальонда 500ләп машина бар иде. Совет гаскәрләрен матди яктан тәэмин итү белән шөгыльләндек, ягъни мәсәлән, безнекеләр кайда урнашкан, шунда азык-төлек, корал, ягулык ташыдык. Бигрәк тә Пакьстан чигендәге таулы юлларда бик авыр булды. Анда бит һәркайда сиздермәстән генә дошман каршы ала. Тормыш гел кыл өстендә. Ике ел хезмәт итү чорында төрлесен күрергә туры килде инде. Бик күп егетләрне югалттык. Иң авыры шул булгандыр, мөгаен. Чираттагы командировкага чыгып киткән саен без кемнең дә булса исән кайтмасын күңелебез белән тоя идек. Әмма бер-беребезгә берни сиздермәскә тырышабыз. Көлешкән-шаярышкан булабыз. Язмышыңа шулай язылса, шундый мәхшәрдә дә исән каласың икән.

Кайткач, югары белем алырга дип укырга кердем. Аңа хәтле техникум тәмамлаган идем. Эшләп укырга туры килде. Үзем кебек Әфганстанда хезмәт иткән 58 егет белән бригада төзедек. Шуңа җитәкчелек иттем. Ярдәмләшеп яшәдек. Эшләгән акчабызны бүлеп,  мохтаҗ гаиләләргә дә тараттык. Зур сынаулар бердәм булырга өнди. Менә нинди сыйфат яшәтә безне.

Хәзер мин махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләребез янына йөри башладым. Егерме тапкыр барып кайттым инде. Кайчагында бездән: «Куркыныч түгелме?» – дип сорыйлар. Без бит сугыш юлын үткән егетләр, берни дә куркытмый.  Бару-кайтуы 6 мең чакрым юл җыела. Кайда Татарстан егетләре, шунда барырга тырышам. Хәрби операциядә Әлки районыннан 90га якын егет мобилизацияләнгән. Без алар янына Казандагы танк полигонында чакта ук барып йөргән идек. Аннары – Ростовка, хәзер инде – «кайнар» нокталарга. Азык-төлек, кием, тепловизор, рацияләр алып барабыз. Март ахырында тагын барырга җыенабыз. Кирәк әйберләрне егетләр үзләре сорый. Ялга кайтучылар да бар. Аларны күтәренке рух белән каршы алабыз, озатып калабыз.

Минемчә, локаль сугышларда катнашучылар, шул исәптән әфганчылар да, буыннар чылбырын дәвам итә кебек. Чөнки Бөек Ватан сугышы батырлары инде бармак белән санарлык кына калып бара. Ә ут эченә киткәндә, үлем белән күзгә-күз очрашкан кешеләр белән утырып сөйләшү үзе үк ярдәм итә. Мин районда Юнармия штабын да җитәклим, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү бик кирәк. Бу – бик яхшы хәрәкәт. Башка әйберләр уйлап тапканчы, шуны үстерергә генә кирәк дип уйлыйм.

 

Фәнис Зәйнуллин, Хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Апас районы буенча координация советы җитәкчесе

«Чын егетләр зарлануны белми»

– Хезмәткә алынгач та, мине чик сакчылары гаскәренә билгеләделәр. Ил чикләрен сакларга әзерлибез, дисәләр дә, Әфганстанга керәсебезне алдан ук белдек. Өч ай өйрәнүләр үткәч, яшерен мандат комиссиясе төзеп, сөйләшүләр үткәреп, сайлап кына алдылар, теләмәгән кешене мәҗбүр итмәделәр.

Интернет челтәрләрендә бүгенгә кадәр, бу сугыш кирәк идеме, дигән сорауга җавап эзлиләр. Без – Әфганстанда кан койган егетләр, кирәк иде, дип саныйбыз. Без илебезнең чикләрен сакладык. Моның белән горурланабыз. Әгәр дә бу илгә америкалылар алданрак керсә, аларның Советлар Союзына һөҗүм итү куркынычы бик зур иде. Ахыры ни булып бетәр иде, кем белә? Хәзер махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә карыйм да шул чакларны искә төшерәм. Без дә нәкъ шулай үзебез сипләгән окопларда, землянкаларда яшәдек. Тауларга киткәндә йокы капчыкларын, корал, өч көнлек азык-төлекне үзебез белән ала идек. Кыш көннәрендә бик салкын булды, ә җәй көннәрендә артык эсселектән интектек. Өстәвенә еланнар, төрле агулы бөҗәкләрдән сакланырга кирәк, малярия, сары авырулары теңкәгә тия… Төннәрен тауларга засадага чыгып китә идек. Вертолеттан тау башларына төшерәләр иде безне. Дошманнар да ата, без дә атабыз. Егетләр яраланса, бигрәк тә һәлак булса, йөрәк әрнүгә чик-чама юк. Аннары шул ук вертолетлар ярдәмгә дә киләләр иде. Әфганстанның гади халкы совет солдатын ярата, үз күрә иде. Без банда төркемнәренә каршы көрәштек.

1983 елда бик авырга туры килде. Безне Пакьстан чигенә җибәрергә тиешләр иде. Әмма ни өчендер чикне ачтылар һәм бу илдән банда төркемнәре ирекле төстә корал ташый башлады, Әфганстан территориясенә наемниклар керде. Михаил Горбачев хакимияткә килгәч, безнең өчен «үтергеч» тагын бер яңалык өстәлде. Корал тоткан берәр әфганлы килә икән, аңа атмаска дигән карар иде бу. Имеш, үзе ата башласа гына каршылык күрсәтергә ярый. Соң, ул беренче булып миңа төбәп аткач, аңа ничек каршылык күрсәтә алам инде? Хәтта шундый хәлләр дә булды: дошман безгә карый-карый масаеп кына үтеп китә дә, берәр әйбер артына качып, якыннан гына ут ача. Кыскасы, баш күтәрергә дә ирек бирми башладылар. Хәтта күпне күргән офицерлар да аптырап калдылар.  Мин әлегә кадәр бу хәлләрне аңлый да, кабул итә дә алмыйм.

Армиядән кайткач, район комсомол комитетында эшли башладым. Әфганстанда безнең җирлектән 6 кеше һәлак булган иде. Бервакыт шулай барысының да хәлен белешеп, сөйләшеп чыгарга булдым. Авыл кешеләре бит инде. Кайсының утыны юк, кайсының печәне дигәндәй… Мин шунда гына балалары һәлак булган әти-әниләрнең ничек бетерешкәнен күрдем. Аларга безгә караганда да кыенрак булмадымы икән әле?! Сугыш кырында чагында бу хакта башыбызга да кереп карамаган. Шул гаиләләргә ярдәм итәргә алындым.  Йөри торгач, мине үз уллары кебек кабул итә башладылар.

Үзе окопта яткан кеше бүгенге халәтне дә бик яхшы аңлый. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәм итү өчен дәррәү күтәрелделәр. Хәрби конфликтларда хезмәт итүчеләргә аена 3 мең сум компенсация бирәләр. Шуның бер меңен махсус картага күчереп барабыз. Апаста хәрби операциягә ярдәм итү эшен хакимият алып бара. Халык җибәрәсе әйберләрен «Алга» дип аталган балалар һәм үсмерләр клубына китерә. Сугыш ветераннары бик актив эшли. Беркем дә каршы килми. Дөрес, баштагы мәлдә, безгә гуманитар ярдәм килмәде бит әле, диючеләр булгалаган иде. Анда бит бернәрсә дә кертергә ярамады. Шуңа ниндидер дәгъва белдереп булмый. Хәзер андый сөйләшүләр юк инде. Заманында әфганчыларга үзебез дә ярдәм итәргә тырыштык. Администрация ярдәме белән 12 кешене фатирлы иттек.  Берничә әфганчының уллары хәрби операциядә хезмәт итә. Аларның хәлләрен бигрәк тә белешеп торабыз.

Хәлләрне белешеп торабыз дигәннән, егетләргә психологик ярдәм күрсәтү бик кирәк ул. Чөнки заманында без үзебез бик авыр хәлдә калган идек. Организмны бик туздырып кайттык. Үземнең дә кызып китә торган гадәтем бар иде. Стресслар да бик яман булды. Ә вакытында ярдәм кулы сузучы булмады. Шуңа күрә Чечня сугышыннан кайтканнарны шундук үз кулыбызга алдык: күбесен тернәкләндерү курсларына җибәрдек. Бүген хәрби операцияләрдән кайтучылар белән дә шул ук хәл. Очрашканда да, кәефләре төшмәсен дип, көлешеп кенә аралашабыз. «Башта уйлап бетерегез, аннары гына сөйләгез», – дип киңәшләр бирәбез. 15 февральдә тагын бер кат очрашып алырга исәп. Хәрби операциядән кайтучылар да дәшми-тынмый гына авылларында яшәп яталар. Чын егетләр зарлануны белми инде ул. Әмма күз-колак булу кирәк.

 

Сан

*Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр барышында Татарстанда туып-үскән яки яшәгән

296 кеше һәлак була;

*231 кеше сугышта алынган яралардан яки көчле психологик тетрәнүләрдән үлә;

*546 кеше төрле имгәнүләр ала, 311 кеше инвалид булып кала.

 

 


Фикер өстәү