Бер атна эчендә кәбестә бәясе кискен арткан, алманыкы кимегән

Татарстанда 13 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр кайбер азык-төлек продуктларына бәяләр арткан.  Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренгәнчә, иң кыйммәтләнгән яшелчә  кәбестә булган, аның бәясе 6,8 процентка арткан. Калган яшелчәләрнең бәясе уртача 0,5 процентка күтәрелгән. 

Ссыер, сарык һәм дуңгыз ите бәясе бер атна эчендә 0,5 процентка арткан. Тавык һәм колбаса бәясе уртача 0,7 процентка кимегән.

Сөт һәм әчетелгән сөт продукциясе бәясе бер атна эчендә 0,4 процентка күтәрелгән. Бары каймакның гына бәясе 0,2 процентка кимегән.

Ярмалар һәм томач, туңдырылган балык бер атна эчендә 0,6 процентка кыйммәтләнде. Тавык йомыркасы – 1,3, чәй һәм баллы ризыклар 0,4 процентка арткан. Моннан тыш, шикәр һәм тоз бәясе дә 0,7 процентка үскән. Ә алма 1,8 процентка арзанайган.


Фикер өстәү