Татарстанда алма белән суганның бәясе төшкән, ит белән йомырканыкы арткан

 29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр суган белән алманың бер килограммы 0,4 һәм 0,21 процентка арзанайган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Кишер дә 0,04 процентка арзанайган һәм әлеге яшелчәнең бер килограммы ай башында уртача алганда 34,27 сум торган. Беренче һәмикенче сортлы бодай оныннан пешерелгән ипи һәм күмәч эшләнмәләре 0,14 процентка очсызланган. Арзанлы кара чәйнең бәясе дә 0,7 процентка кимегән, 1 ноябрьгә аның килограммы уртача алганда 840,06 сум тәшкил иткән.

Татарстанстат китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 25 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр вакыт эчендә ярымысланган колбаса (бер килограммы — 0,67 процентка), балалар өчен ит консервлары (0,31 процентка), туңдырылган балык (0,08 процентка) һәм аш тозы бәясе дә (0,09 процентка) арзанайган.

Хәзер дуңгыз итенеңбәясе төшкән, әмма башка төр итләрнең бәяләр (сыер ите – 0,63, сарык ите 0,39 процентка) кыйммәтләнгән. Шулай ук тавык итенең бер килограммы – 0,16, майлы эремчек – 1, дөге – 2,68, карабодай ярмасы – 2,81, бәрәңге – 2,37, кәбестә 1,34 процентка кыйбатланган.

Тавык йомыркасының бәясе аеруча нык арткан. Аның бер дистәсе 1 ноябрьгә уртача алганда 72,39 сум торган. Бу бер атна элек булган мәгълүматларга караганда 3,37 процентка артыграк.


Фикер өстәү