23-30 мартта Татарстанда кыяр, эремчек һәм ит продуктлары арзанайган. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.
Узган атнада бигрәк тә кыяр бәясе төшкән. Ул 9 процентка арзанайган, бер килограмм кыярның бәясе 172 сумнан 157 сумга кадәр төшкән. Эремчекнең килограммы 350 сумнан 344 сумга кадәр арзанайган, ә сыер итенең килосы 482 сумнан 262 сумга кадәр һәм дуңгыз ите 478 сумнан 260 сумга кадәр төшкән.
Шул ук вакытта башка азык-төлекнең бәясе элеккечә калган. Бары тик помидорның килограммы 193 сумга кадәр, суган 50 сумга кадәр һәм кишер 38 сумга кадәр арткан.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat