Татарстанда кәбестә, суган һәм помидорның бәясе төшкән

Узган атнада, 15-22 апрельдә, Татарстанда кайбер азык-төлек товарларының бәясе төшкән.Бигрәк тә кәбестә арзанайган. Аның бәясе 12 процентка, ягъни 93 сумнан 83 сумга кадәр төшкән. Помидорның да бәясе төшкән. Элек аның бер килограммы 196 сум торса, хәзер – 187 сум. Бу турыда Татарстанстат хәбәр итә.

Бу чорда суганның бәясе 1,5 сумга төшкән һәм хәзер килограммы 53 сум тора. Шулай ук бәрәңге белән бананның да бәясе 1 сумга төшкән. Хәзер бәрәңге 99 сум, ә банан – 104 сум. Дуңгыз ите 1,2 процентка арзанайган һәм килограммы 284 сум тәшкил итә.

Кишер, киресенчә, 3,6 процентка (68 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Шулай ук атланмайның бәясе 2,5 процентка һәм 668 сумга кадәр, тары (2,4 процентка – 49 сумга кадәр) һәм карабодай (1,7 процентка – 117 сумга кадәр) ярмалары, макарон (1,5 процентка – 73 сумга кадәр), чөгендер 1,7 процентка – 70 сумга кадәр) арткан.

Шулай ук алкогольнең бәясе 1,3 процентка төшкән, ягъни литры 595 сум булган.

 


Фикер өстәү