Помидор һәм кишер бәясе артты

Татарстанда бер атнада — 25 февральдән 4 мартка кадәр кайбер продукт — банан, помидор, кишер бәяләре артты.

Татарстанстат хәбәр иткәнчә, бигрәк тә кишер бәясе арткан, бер килограмм кишер 40,05 сумнан 42,56 сумга кадәр җиткән.

Кыйммәтләнү буенча помидор икенче урында, ул 4,74 сумга арткан (бер кг помидор 169,58 сумнан 177, 62 сумга кадәр җиткән). Өченче урында — банан, ул 4,52 процентка (88,98 сумнан 93 сумга кадәр) арткан.

Моннан тыш, шикәр комы (3,15%), алма (3,27%), шулай ук кәбестә һәм чөгендер (3,83%) бәяләре арткан. Сыер ите бәясе 1,21 процентка, атланмай 1,04 процентка, үсемлек мае 0,74 процентка, йомырканың дистәсе 0,72 процентка арткан.

Бер атнада сосиска һәм сарделька бәясе 0,04 сумга төшкән.


Фикер өстәү