Таисия-Тәнзилә Хәмидуллина: «Башка милләт кешесенә кияүгә чыкканга аптырамыйлар»

Нурлат районының Салдакай авылында марилар, чуашлар – татарча, татарлар марича һәм удмуртча да сөйләшә. Бу авыл  шул ягы белән үзенчәлекле.   

– Салдакай авылы зур түгел. Бүген анда 450ләп кеше яши. Шуларның 80 проценты  – чуаш, мари, калганнары – татар милләтеннән. Авылда барысы да дус-тату яши. Милләткә аеру дигән нәрсә  юк.  Чуашлар мәчеткә  сәдакага кадәр  китерә.  Берәр сәбәп белән азан әйтелмәсә, аптырап шалтырата башлыйлар, – ди Нурлат районының Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хасибулла Хәмидуллин. – Авылда барлык милли бәйрәмнәрне дә бергәләп үткәрәбез. Һәр гаилә үз гореф-гадәтләрен саклый. Берәүгә авырлык килсә, бар халык дәррәү күтәрелә. Капка-койма, йортлар төзегәндә дә, бер-берсеннән уздырырга тырышу бар. Барыбыз да матурлыкка, чисталыкка омтыла.

Таисия – шушы авыл кызы. Чуаш милләтеннән булса да, кечкенәдән татарча белеп үскән. Мәктәптә татарча да, чуашча да укыганнар. Татар егете Хасибуллага кияүгә чыгып,  мөселман динен кабул иткән. Хәзер аны Тәнзилә дип йөртәләр. Ире белән 25 ел буе матур гомер кичерә, ике бала үстерәләр.

– Авылда катнаш никахлар күп. Шуңа күрә башка милләт кешесенә кияүгә чыгу, өйләнүгә гаҗәпләнмиләр.  Ни өчен дигәндә, ярты авыл шулай. Мин бернинди авырлыгын да тоймадым. Әлбәттә, башка җиргә баргач, исем-фамилиям татар булгач, мине  татар дип уйлаучылар да бар. Ике тел дә якын, күбрәк татарча аралашам,  – ди Таисия-Тәнзилә.

Аның әйтүенчә, авыл халкы бик бердәм. Шатлыкны да, кайгыны да бергә бүлешәләр.  Сабантуй, Семык, Учук, Пасха кебек бәйрәмнәрне дә бергәләп уздыралар. Әйтик, Учук бәйрәмендә авыл халкыннан ярма, шикәр, май җыеп, ботка пешерәләр. Анда яңгыр яву  йоласын үтәп, корбан чалалар. Һәр бәйрәмнән ниндидер бер бәрәкәт көтәләр.

Сәрия МИФТАХОВА 


Таисия-Тәнзилә Хәмидуллина: «Башка милләт кешесенә кияүгә чыкканга аптырамыйлар»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү