Казанда 150 кг авырлыктагы гөбәдия пешерәчәкләр

30 сентябрьдә «Зур бәлеш — Гөбәдия» гастрономия фестивалендә 150 килограмм авырлыктагы иң зур гөбәдия пешерәчәкләр. Татар милли кухнясы һәм мәдәнияте халыкара ассоциациясе президенты Резеда Хөсәенова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләгән.

Гастрономия фестивале Казан янында – Осиново бистәсендәге бер банкет залы территориясендә (адресы: Гагарин урамы, 3А) узачак.

Гөбәдия пешерү өчен – ул, оештыручылар фикеренчә, Гиннессның Рекордлар китабына керергә лаеклы – урамда махсус мич урнаштырганнар һәм 1,5 метр диаметрлы таба ясаганнар. Ризыкның эчлеге дөге, йөзем, корт, шулай ук караҗимеш һәм өректән гыйбарәт булачак.

«Рецепт мондый – гөбәдия пешерү өчен 15 килограмм корт, 15 килограмм дөге, 200 йомырка, 10 килограмм йөзем, 2-3 килограмм караҗимеш һәм өрек, шулай ук 10 килограмм ак май, 2 килограмм шикәр комы кирәк. Камыр басу өчен 1 килограмм чүпрә, 10 литр сөт, 3 килограмм ак май һәм көнбагыш мае, 30 килограмм он, шулай ук шикәр комы һәм тоз таләп ителәчәк», — диде Резеда Хөсәенова.

1,5 метр диаметрлы гөбәдияне югары уку йорты студентлары һәм һөнәри уку йортларында белем алучылар тәҗрибәле аш пешерүчеләр һәм кулинарлар белән берлектә пешерәчәк. Бу процесста шулай ук министрлык һәм ведомство вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, техникум һәм училище җитәкчеләре, милли аш-су осталары да катнашыр дип көтелә.

Фестиваль кунакларына әбиләр рецепты буенча пешерелгән кайнар коймаклар, җыр-биюләр тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланачак.

Чара 2023 елда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрелә.

Башлана – 11.00 сәгатьтә.

 


Фикер өстәү