Зөлфия Галәүетдинова: “Янгын чыгып, апабыз йортсыз калды”

Шушы көннәрдә Арчада яшәүче 70 яшьлек Сания Кутуеваның йорты, мунчасы, гаражы яна. Ут күршеләрнең мунчасыннан күчә. Сания апа быел бөтен йорт тирәләрен чистартып, тәртипләп, матурлап куйган була. Кызганыч, инде хәзер йортын яңадан төзергә кирәк.

– Апабыз үзе генә яши иде. Әле күптән түгел йөрәге белән хастаханәдә дәваланып кына чыкты. Өе януын белгәч тә, иң элек аның сәламәтлеген уйладык. Кабат авырып китмәсен! Шөкер, апабыз, сабыр итә, үзенә килгән сынауны безгә сиздермичә генә күтәрә, – ди сеңлесе Зөлфия. – Без биш бала. Апабыз беребездән дә артмый. Чиратлап үзебездә дә яшәтә алабыз. Тик аңа үз нигезе кирәк. Ничек тә бергәләп үзенә яшәрлек кечкенә генә бер йорт төзергә иде.

Сания апаны язмыш төрлечә сынаган. Яшь чагында катлаулы операция кичергәч, ире белән аерылыша. Шуннан соң бар гомерен якын кешеләренә багышлый. Үзен уйламый да. 30 ел авыру әнисен, 50 яшендә аяксыз калган, яман чир белән интеккән әтисен тәрбияли. Сеңлесенең авыру баласын карарга да ярдәм итә.

– Апамның күршеләре бик әйбәт. Бөтен кеше якын итеп тора аны. Мәчеткә йөргән дуслары да ярдәм итә. Янгыннан соң урам белән җыелып җыештырдырдык. Әле менә эшләп ятканда бер машина килеп туктады. “Кем хуҗа?”, — дип сорап, апага 5 мең сум акча биреп китте. Безнең милләт кешесе дә түгел әле. Күңелләребез тулды, – ди Зөлфия. – Апаның йорты янганнан соң, бик борчылдым. Шул борчу аркасында тавышсыз калдым. Бик кадерле кешебез шул безнең. Шөкер, туганнар тату яшибез. Барыбыз да кулдан килгәнчә булышабыз инде. Әмма йорт салу өчен акча күп кирәк. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләр сездән ярдәм сорыйбыз.

Сания Хөрмәтулла кызы Кутуеваның Ак Барс банкы картасы 89172592107 номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү