Татарстанда элекке прокурорның сөяркәсе бордельләр тотуда шикләнелә

Тикшерүчеләр 35 яшьлек Евгения П. дигән хатын-кызның җенси хезмәтләр күрсәтүче ике эромассаж салоны хуҗасы булып торуын билгеләгәннәр. Бер салон – Татарстан урамында, икенчесе – Чистай урамында урнашкан. Бордельләр бернинди алтактасыз, яшерен генә законсыз эшчәнлек алып барган. Аларда наркоман кызлар (берсе – балигъ булмаган) эшләгән, дип яза “Новая Жизнь”.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әлеге законсыз бизнесны очраклы гына ачыклаган. Полиция хезмәткәрләре Казан үзәгендә наркотиклар белән бер ир-атны тоткарлаганнар. Аның аша тыелган матдәләр сатучы Римма С. дигән 37 яшьлек хатын-кызның эзенә төшкәннәр. Тикшерү барышында Римманың наркотиклар белән ике тапкыр тоткарлануы, шулай ук, сатып җибәрү максатында, зур партиядә наркотиклар сатып алуы билгеләнгән.

Әлеге хатын-кызның Татарстанда элек прокурор булып эшләгән Али Куповка (Евгения П.ның сөяркәсе) ришвәт тәкъдим иткәнлеге мәгълүм булган. Римма, җинаять җавалылыгыннан котылырга ярдәм итен өчен, Куповка iPhone 14 Pro бүләк иткән. Бу хәл прокурорга карата җинаять эше кузгатуга китергән. Ә инде Купов эшен тикшерү барышында бордельләргә бәйле хәл калкып чыккан. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге эшне тикшерүгә шәхсән үзе кушылган.

Евгения шулай ук фахишәлекне оештыруда гаепләнү буенча җинаять җаваплылыгына тартылган. Аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Римма исә наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы статья буенча хөкем ителәчәк.


Фикер өстәү