Рөстәм Миңнеханов «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашып агач утыртты

Бүген Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе уза. Бу көнне фронттан өйгә кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә, туганнарына һәм якыннарына багышлап 378 мең үсенте утыртылачак. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та катнашты.

Казан янындагы акция 4 мәйданчыкта узачак: Питрәч районының Иске Шигали авылы янында (Матюшино кишәрлеге урманчылыгы – 7 га), Лаеш районының Тарлаш авылында (Столбище кишәрлеге урманчылыгы – 5 га), Дачный бистәсе янында (Биектау кишәрлеге урманчылыгы – 2,5 га) һәм Биектау районының Каменка шифаханәсе бистәсендә (Иске Казан кишәрлеге урманчылыгы – 2 га) (кишәрлекләрнең координаталары: N 55.937674, E 49.261050; N 55.933160, E 49.332004; N 55.8014528, E 49.5507106; N 55.568590, E 49.14142). Әлеге мәйданчыкларда утырту өчен 63 мең чыршы, нарат һәм карагай үсентесе әзерләнгән.


Фикер өстәү