Татарстанда баржадан суга егылган мотористны эзлиләр

Кичә Чаллы шәһәреннән ерак түгел Кама елгасында фаҗига булган.

«Татар-информ»га һәлакәт урыныннан үзхәбәрчесе сөйләгәнчә, 21 яшьлек баржа мотористы эшкә килгән. Ул суднода абынган һәм суга егылган.

Аның хезмәттәшләре шунда ук коткаручыларны чакырткан. Урынга килгән 6нчы зональ эзләү-коткару отряды водолазлары егет егылган урынны тикшергән, әмма аны тапмаган.

«Бүген югалган мотористны эзләү дәвам итә» — дип хәбәр итте агентлык хәбәрчесе


Фикер өстәү