Гөрләп үсеннәр: Татарстан халкы агач утыртты

Бүген республикада “Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) дигән акция узды. Ул быел Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде. Казанда агач утырту 3 урында оештырылды.
“Казан-2” вокзалы каршындагы скверда  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та агач утыртты. Шулай ук Казан танк училищесы териториясе дә, Иннополис шәһәре дә дә бүген агачларга күмелде.
“Казан-2” вокзалы янын 30 төп чыршы, миләш, тупыл бизәп торачак хәзер. Танк училищесы янында 100 төп нарат белән 100 төп юкә үсәчәк. Иннополиста исә 200 төп агач утыртылды. Биредә каен, миләш, чыршы, нарат, миләш утыртылды.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм яңарту бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев сүзләренә караганда, бүгенге чарада 378 мең агач утыртылган.


– Әлеге агачлар фронтта ятып калган 378 мең якташыбыз истәлегендә утыртылды. “Хәтер бакчасы” акциясе 2020 елдан бирле уздырылып килә. Быелгы чара 18 мартта башланган иде инде. Ул 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк, – ди ул.
Агач утыртуга балалары белән килүчеләр дә бар иде. 6 яшьлек Салих Гатин әтисе Илдар белән килгән.
– Ел саен агач утырту эшләрендә катнашабыз. Бу хакта газеталардан укып беләм. Эшебездә дә хәбәр итәләр. Ир-ат кешегә йорт салырга, малай үстерергә агач утырырга кирәк, диләр. Минем ике улым бар, утырткан агачларыбыз да җитәрлек, – ди Илдар.


Салават Рәхимов та чарага кызын алып килгән.
– Ел саен агач утыртабыз. Узган ел улым белән килгән идек. Быел ул ярышка китте. Кызым белән килдек. Юлда килгәндә сөйләп тә килдем әле. Кай шәһәрдә булсаң да, нинди илдә торсаң да, кире Казанга кайткач та, бу паркка килеп, әнә теге агачларны мин утырттым дип әйтә аласың, дидем. Балалар хезмәткә өйрәнеп үсәргә тиеш, – ди ул.
“Хәтер бакчасы” акциясенең максаты – Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булаган 27 миллион фронтовик истәлегенә 27 миллион агач утырту. 2021 елда республикада 1,1 миллион данә агач утыртылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү