Казаннан Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрделәр

Татарстан «Ярдәм поезды» бөтенроссия акциясенә кушылды. Бүген Казаннан Донбасста яшәүчеләр өчен гуманитар йөк төягән беренче вагон китте.

Поездның составы Мәскәүдә һәр субъекттан брендланган вагоннардан формалашатырылачак, шуннан соң ул ярдәмне Донбасска озату өчен Ростов өлкәсенә китәчәк.

Акцияне Россия тимер юллары белән берлектә Гомумроссия халык фронты оештыра. Волонтерлар Татарстанда гына да 30 тоннадан артык йөк җыйган.
«Бу беренче чиратта кирәкле товарлар. Азык-төлек товарлары да, су да. Луганск һәм Донецк халык республикаларында калган кешеләр өчен кирәк әйберләр», — дип сөйләде Бөтенроссия халык фронтының Татарстан буенча башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazannan-donbassta-yasaucelarga-gumanitar-yardam-ibardelar-5853948


Фикер өстәү