Төркиядә Казаннан беренче гуманитар йөк китәчәк

Татарстанда яшәүчеләр Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә җыйган гуманитар йөк бүген Төркиянең Адана провинциясенә җибәрелә. Ул Казан аэропортыннан Ил-76 самолетында китәчәк. Ярдәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ярдәме белән җибәреләчәк, дип белдерде республиканың вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

«Төркиядә яшәүчеләр бүген гуманитар йөкне ала алачак, ул Казандагы Төркия Генераль консуллыгы белән берлектә җыелды. Көчле җир тетрәүдән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен йөктә кирәкле барлык әйбер дә бар, җир тетрәү корбаннары күп», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Фазлыева сүзләренчә, йөкнең гомуми авырлыгы 35 тонна тәшкил итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гуманитар ярдәмне самолетка кадәр ташу өчен биш йөк машинасы кирәк булган.

Вице-премьер шулай ук билгеләп үткәнчә, гуманитар йөкләр җир тетрәүдән соң беренче көннән үк җибәрелсә дә, йөк төягән бүгенге очкыч – Татарстаннан китә торган беренче самолет. Моңа кадәр ярдәмне Мәскәү аша җибәргәннәр.

«Сабиль» хәйрия фонды вәкиле һәм йөк җибәрү өчен җаваплы булган Талиб Магомедов 35 тоннаның 20 тоннасы азык-төлек җыелмалары, йоклау өчен капчыклар һәм урын-җир (юрганнар, мендәрләр һәм башкалар), шулай ук балалар киемнәре булуын сөйләде.

Магомедов билгеләп үткәнчә, шулай ук хәзерге вакытта Төркия һәм Татарстанның хәйрия фондлары җир тетрәүдән зыян күрүчеләр өчен торак төзү мәсьәләсе буенча актив хезмәттәшлек итә.

6 февральдә Төркиянең Кахраманмараш провинциясендә җир тетрәде. 7,7 һәм 7,6 магнитудалы җир тетрәүләр тугыз сәгать аралыгында булды. Җир асты селкенүләреннән соң тагын йөзләгән афтершок теркәлгән. Алар Төркиянең ун провинциясендә һәм күрше илләрдә сизелгән, алардан иң күбе Сириягә зыян килгән. Төркия территориясендә, соңгы мәгълүматлар буенча, 47 932 кеше һәлак булган.

/Татар-информ


Фикер өстәү