Рөстәм Миңнеханов Бурак Даглыоглу белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Администрациясе каршындагы Инвестицион офис башлыгы Бурак Даглыоглу белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. «Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең тарихы бик озаклардан килә. Делегацияләр үзара сәфәр кылалар, сәүдә-икътисадый һәм гуманитар элемтәләр үсеш ала. Безнең элемтәләрне үстерүгә даими авиаэлемтә ярдәм итә», – диде ул.

Республика башлыгы Төркиянең Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын ассызыклады. Узган ел товар әйләнеше тагын да артып, 2,9 млрд долларны тәшкил иткән. Моннан тыш, Төркия компанияләре республика икътисадына 2,5 млрд доллар күләмендә инвестиция керткән. Татарстан территориясендә «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеҗам»-«Тракья Гласс», «Шишҗам»-«Аутоматив Гласс», «Җошкуноз», «Алабуга СМЦ», «Колуман», «Тирсан Кардан» кебек заводлар уңышлы эшли. Шулай ук төрек инвесторлары кунакханә бизнесы, төзелеш һәм башка өлкәләрдә уңышлы проектларны тормышка ашыра.

«Без Төркия бизнесының Татарстанда алга таба да үз проектларын үстерүе, Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен республикабызны сайлавын телибез. Без сезнең компанияләргә алга таба ярдәм күрсәтергә әзер һәм яңа уртак проектларга өметләнәбез. Шул ук вакытта Төркиядә үз бизнесын үстерүдә кызыксынучы Татарстан компанияләренә ярдәм итәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе Төркия Президенты Рәҗәп Әрдоганга сәламләү сүзләрен һәм иң яхшы теләкләрен җиткерүне сорады.

Бурак Даглыоглу фикеренчә, Төркия белән Татарстанны чын мәгънәсендә туганлык мөнәсәбәтләре бәйли. «Сезнең республикада потенциаль инвесторлар өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган. Хезмәттәшлегебез өчен юнәлешләр бик күп, безгә тагын да активрак эшләргә кирәк. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур потенциал күрәбез. Бездә климат үзенчәлекләре аркасында теплица комплекслары күбрәк үсеш алган. Без җирле аграрийлар белән уртак проектларны үстерүгә шат булыр идек. Шулай ук технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз», – диде Төркия делегациясе башлыгы.

Татарстанга эш сәфәре кысаларында Бурак Даглыоглу «Алабуга» МИЗда Төркия резидентларының җитештерү мәйданчыкларында булды, Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы хезмәткәрләре белән очрашты, шулай ук Татарстанның бердәм презентация үзәгендә республиканың инвестицион потенциалы белән танышты.

Төркия Президенты хакимиятендәге инвестиция офисы Төркиянең чит илләрдәге инвестиция мәнфәгатьләрен алга сөрүгә, аерым алганда, чит ил инвесторларын ил икътисадына җәлеп итүгә һәм барлык этапларда инвесторларны ярдәм итүгә махсуслашкан рәсми ведомство булып тора. Бурак Даглыоглу әлеге структураны 2020 елдан бирле җитәкли.


Фикер өстәү