Былтыр Казан метросына 30,5 миллион кеше утырган

Узган ел Казан метросы пассажирлары саны 30,5 миллион кеше тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

“Казан метрополитены үсә. Моңа бәйле эшләрне республика бюджеты хисабына алып барабыз”, – диде ул.

Премьер-министр Фучик урамыннан Сахаров урамына таба төзелүче линия төзелешенә дә аерым тукталды. “Биредә эшләр 2027 елда төгәлләнәчәк дип фаразлана”, – диде Алексей Песошин.


Фикер өстәү