Казан метросының икенче тармагын төзүгә өстәмә рәвештә бер миллиард сум чамасы бирелә

Казан метросы икенче тармагының тәүге өлешен (“Юлиус Фучик урамы” станциясеннән “Академик Сахаров урамы” станциясенә кадәр) төзүгә өстәмә рәвештә 943,7 миллион сумнан артыграк күләмдә акча җибәреләчәк. Дәүләт сатып алулары порталында бу җәһәттән мәгълүмат урнаштырылган.

Тендер документларыннан күренгәнчә, биредә Сахаров станциясеннән “ТАССРның 100 еллыгы” станциясенә кадәр сул һәм уң як тоннельләр (100 метр озынлыкта) казу, Сахаров станциясендә вестибюль төзү, җир асты юлын казу техникасын, технологик арбаларны көйләп эшкә җигү кергән.
20 июльдә аукционга йомгак ясала. Эшләрне быел 12 декабрьгә кадәр төгәлләргә кирәк булачак.
Метроның икенче тармагы беренче өлеше 5,75 чакрым озынлыкта булачак. Ул дүрт станцияне: “Юлиус Фучик урамы”,”10нчы микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы” һәм “Академик Сахаров урамы” станцияләрен үз эченә алачак.


Фикер өстәү