Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының икенче линиясендәге төзелешне барып күрде

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участоктагы төзелешне барып күрде. Республика башлыгы «10нчы микрорайон» станциясе төзелешен карады.

Татарстан Рәисенә төзелештәге эшләр турында Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казметрострой» Марат Рәхимов сөйләде. «Айсылу» тонннель казу комплексы «10нчы микрорайон» станциясенә барып җиткән. Бүген биредә «Юлиус Фучик урамы» станциясе ягына тоннель казый башладылар.
Казан метрополитенының икенче линиясе башкаланың Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачк. Беренче участокның озынлыгы 5,37 чакрым, ул «Юлиус Фучик урамы», «10нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» станцияләрен үз эченә ала.
Узган ел Казан метрополитеныннан 35 540 823 юлчы файдаланган. Метрода көн саен 130 меңнән артык кеше йөри.


Фикер өстәү