Татарстан Рәисе Төркия Президентын юбилее уңаеннан котлады

Рөстәм Миңнеханов Эрдоганга, 70 яшьлек юбилее белән котлап, котлау телеграммасы җибәрде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга 70 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Форсаттан файдаланып, Россия белән Төркия арасындагы стратегик мөнәсәбәтләр кысасында Татарстан – Төркия хезмәттәшлеген үстерүгә ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәм һәм Сезгә тирән ихтирамымны җиткерәм”, – дип язган Татарстан Рәисе үзенең котлау телеграммасында.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Эрдоганның күпкырлы хезмәте нәтиҗәләренең Төркия дәүләте һәм җәмгыятен төрле яклап үстерүгә нигез булып торуын, ә аларның Төркия республикасына, дөньяда тотрыксызлык хөкем сөргән бер мәлдә, социаль-икътисадый тотрыклылыкны һәм халыкара йогынтыны саклап калу мөмкинлеге бирүен искәрткән.


Фикер өстәү