Рөстәм Миңнеханов Казан метросының 2 нче линиясе аралыгын эшләтеп җибәрүдә катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зилант» станциясендә Казан метросының 2 нче линиясе аралыгын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.
«Айсылу» тоннель үткәрү комплексы Казан метрополитенының икенче тармагына тоннель салуга кереште. Ул Ломжа урамын һәм Казанның 10 нчы микрорайонын тоташтырачак.
«Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов Рөстәм Миңнехановка эшләрнең «Ломжа» станциясендә (яңа исеме – «Зилант») алып барылуын әйтте.
Аның сүзләренә караганда, «Сахаров» метро станциясеннән (яңа исеме – «Тулпар») «Ломжа» метро станциясенә кадәр икенче участок тәмамланган иде. Тоннельнең гомуми озынлыгы 2,2 км тәшкил итә. Икенче линиянең беренче участогының гомуми озынлыгы 5 км 750 метр тәшкил итә.
Марат Рәхимов шулай ук Татарстан Президентына Казан метрополитенының үсеш перспективалары турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, проектлаучылар түбәндәге вариантларны карый: «Универсиада Авылы»н да кертеп, Республика клиник хастаханәсенә (РКБ) кадәр ике станция ясау, йә төп игътибарны икенче линиянең Компрессорлар заводына кадәр дәвам итәчәк икенче участогына бирү. «Болар барысы да вакыт, исәп-хисап, икътисадый нигезләү таләп итә», – ди «Казметрострой»АҖ генераль директоры.
Исегезгә төшерәбез, 2027 елның августында Казанда метроның икенче тармагының беренче чиратын төзү планлаштырыла, ул дүрт станциядән торачак – «Зилант», «Тулпар», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академия». Бу тармак барлыгы дүрт станция буенча өч блоктан торачак.


Фикер өстәү