«Айсылу» белән «Ләйсән»нең беренче чакрымнары төзелә башлаган

Казан метрополитенындагы икенче линиянең беренче участогында төзелеш эшләре бара. Бу участокта 4 станция булачак. Беренчесе «Икеа» сәүдә үзәге, икенчесе – Фучик һәм Ломжинский урамы киселешендә, өченче станция Кол Гали һәм Завойский урамнары арасында һәм дүртенчесе Зорге һәм Фучик урамнары киселешендә төзеләчәк. Бу эш 41,1 млрд сумга төшәчәк.

«Казметрострой» җәмгыяте генераль директоры Марат Рәхимов әйтүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән 2020 елда «Айсылу» тоннель комплексы «Мега» сәүдә үзәге каршындагы станциядән  Фучик белән Ломжинский урамы киселешендәге станциягә кадәр сул як тоннельне казырга керештеләр. Шул ук елның октябрендә «Ләйсән» комплексы уң як тоннельне казырга тотынды. Ике станция арасы 2220 метрны тәшкил итә. Әлегә комплекслар 1710 һәм 1485 метрлы тоннель казыган.

Барлык эшләрне дә 2027 елга тәмамларга ниятлиләр.

 

 


Фикер өстәү